Зәй офыклары

27 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 27 сентябрь 2013 - 09:54
    Йомгак ясалды
    Казанда республиканың "Иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исеменә үткәрелүче бәйгегә йомгак ясалды. Анда беренче урынны Яр Чаллыдан полициянең өлкән лейтенанты Ильвир Миннеханов алды. Бәйгенең төбәк ярышында безнең район данын яклап полициянең өлкән лейтенанты Рушат Шәйхиев чыгыш ясады. Ул узган ел да катнашып, бәйгедә VII урын алган иде.
    0
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 09:53
    Мөмкинлекләр тиешенчә файдаланылсын
    Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими депутат комиссиясе утырышында балаларның дәресләрдән соң тормышын мавыктыргыч, файдалы итү чаралары, яман шеш авыруларын ачыклау мөмкинлекләре темалары каралды. Соңгысы буенча кешеләрне мөмкин кадәр медицина күзәтүләрен ешрак үтәргә җәлеп итү юллары барланды. Эштә булган райондашларыбызга шимбә көннәрендә медицина күзәтүләре...
    1294
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 09:52
    Үзгәрешләр керә
    1 октябрьдән " Дәүләт теркәве хокуклары һәм дәүләт кадастр исәбенә кагылышлы Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 250нче Федераль Закон үз көченә керә. Аның нигезендә күчемсез милеккә дәүләт теркәве хокукларын рәсмиләштерүнең максималь вакыты 20дән 18 календарь көнгә кадәр кыскартыла. Моннан тыш закон буенча күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру өчен...
    993
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:58
    Хатирәләр күңелдә саклана
    Әлеге рәсемдә - Олимпия чемпионы Федор Симашев белем алган Югары Баграж мәктәбендә музей ачылган мизгел. Әйткәнебезчә, якташыбыз республика, районнан сәләтле яшь чаңгычыларны Мәскәүгә "Динамочы" җәмгыятенә чакыра торган булган. Мәскәүдә армия хезмәтендә булган чаңгы спортын үз иткән якташларны барлап, аларны үстерү өстендә эшләгән. Энесе Николай биатлон буенча "Динамо" җәмгыятенең үзәк советы...
    1372
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:56
    Җир кешесе, Зәй кешесе иде ул
    Кеше китә эзе кала. Район тормышында үзеннән соң якты эз калдырган Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Халыклар дуслыгы» орденнары, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе иясе Фалес Әхәт улы Вәлиев - шәһәребез кешеләренә дә, район халкына да мәгълүм зат. Исән булса,...
    1831
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:54
    Җинаятьчел гамәлләргә юл куймыйк
    Агымдагы елның 8 аенда районда икътисад өлкәсендә 25 җинаять ачыкланган, шуларның 5се - коррупция юнәлешендә. Коррупциячел җинаять кылган өчен 4 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. Әлеге саннар район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында яңгырады. Утырыш көн тәртибендә эчке эшләр бүлегенең 8 айда әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеге, муниципаль милекне...
    1316
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:52
    Эш башланды, аны көчәйтү кирәк
    2015 елны көтмичә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә булдыра алган ярдәмне хәзер күрсәтергә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә алар санаулы гына калырга мөмкин. Бу турыда муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында тагын бер кат искәртелде. Районда әлеге...
    1602
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:45
    Һөнәргә тугрылык нәселдән килә
    Кичләрен пианино тавышы яңгыраган йорт яныннан сокланып, колак салып үтүчеләр аз түгел. Күбесенчә балалар өчен көйләрне уйнарга яратучы бу шәһәрдәшебезнең хезмәте балалар белән бәйле булуын аңлау авыр түгел. Кем икән ул дисезме? Көндәлек шау-шулы эш сәгатеннән соң үз кичерешләрен музыкаль аһәң аша чыгарырга яратучы, гомеренең 31 елын тәрбияче һөнәренә багышлаган...
    1429
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:40
    Бар эш нияттә
    Үз эшенә бирелгән, дин-исламга армый хезмәт итүче имамнар булу куандыра. Иске Зәй бистәсе имамы Габделхәй хәзрәт Борһанов - әнә шундыйлардан. Ул күп еллар "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловның хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе булды. Өч ел инде Иске Зәй бистәсе мәчете имамы вазифасын башкарып, бистә халкын иманлы итүдә тырышлык куя....
    1522
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:35
    Законнарны белгән – откан
    Кулланучылар хокукын яклау мәсьәләсе сатучының да, сатып алучының да закон таләпләреннән бик үк хәбәрдар булмавы нәтиҗәсендә катлаулана. Газетабыз битләрендә әлеге теманы даими яктыртыртырга тырышабыз. Кайбер сорауларны булган хәлләрдән чыгып аңлату җиңелрәк булуын истә тотып, бу юлы без кулланучыларны кызыксындырган берничә очракны мисалга китерәбез. -Миңа кибеттә хезмәт күрсәтүләре ошамады һәм мин...
    1382
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:33
    Зәйлеләр игътибарына!
    4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уза. Ул Россиядә гражданнар оборонасы системасы оешуның 81 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Өйрәнүләр вакытында халыкка тиз арада хәбәр итү системалары комплексларын, электр сиренасы кулланып («Барлык халык игътибарына!» сигналы биреп), гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр итү автомат системаларын, телевидение һәм радио аша өйрәнүләр кысаларында үткәрелүче чаралар...
    959
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:23
    Салым белеме көне
    Менә инде алтынчы ел Зәйдә салым органнары хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында салымнар буенча белемнәрне ныгыту, салым органнары эшен популярлаштыру максатында "Салым белеме көне" үткәрә. Быел ул 27-28 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә оештырыла. Хезмәткәрләр өлкән сыйныф укучыларына салымнар, дәүләт үсешендә аларның роле, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләячәк. Яшьләрне аеруча...
    985
    0
    0
Реклама
Реклама