Зәй офыклары

3 октябрь 2013 яңалыклары

  • 3 октябрь 2013 - 12:15
    Зәйдә профсоюз активы
    Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасының 30нчы киңәшмәсе узды. Аның эшендә республиканың 8 район вәкилләре катнашты.
    1258
    0
    0
  • 3 октябрь 2013 - 12:14
    Зәйдә музей балалар белән актив эшли
    Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен "Музей белеме" дип аталган түгәрәк эшли башлады. Биредә балаларга сценарийлар төзү, документлар белән эшләү, билгеле бер тема буенча презентация үткәрү серләре өйрәтелә.
    1281
    0
    0
  • 3 октябрь 2013 - 05:48
    Мөһим мәсьәләләр – депутатлар контролендә
    Тиздән Зәй шәһәр Советының чираттагы утырышында ике мөһим мәсьәлә - шәһәрнең экологик торышы һәм Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларындагы чараларны тормышка ашыруда предприятие, учреждениеләрнең катнашуы, шулай ук 2013 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар турында мәсьәләләр тикшереләчәк. Аларны депутатлар шәһәр Советының җир...
    1295
    0
    0
  • 3 октябрь 2013 - 04:10
    Үзешчәннәр – терлекчеләр янында
    Автоклуб хезмәткәрләре, үзешчәннәр елның теләсә кайсы фасылында юлда. Алар бу көннәрдә терлекчеләр белән очрашулар оештыра. Чыбыклы һәм Сарсаз-Баграж терлекчеләре янында булып, матур җырлары, чыгышлары белән күңелләрен күрделәр, ял иттерделәр. Мондый очрашулар башка терлекчелек комплекслары, фермаларында да оештырылачак.
    1295
    0
    0
  • 3 октябрь 2013 - 04:09
    Ал. Бистәсе мәктәбе – җиңүче
    Узган шимбәдә "Ялта-Зәй" ял базасында "Алтын көз" призына радиопеленгация буенча ярышлар узды. Ярышларда 1нче, Ал. Бистәсе һәм Әлмәт шәһәре мәктәпләре укучылары көч сынашты. Җиңүчеләр булып Ал. Бистәсе мәктәбеннән Линар Нуретдинов, Дмитрий Малышев, Анна Иванова, Валерий Сәхабетдинов, Әлмәттән Нәҗип Мөхитов табылды.
    1303
    0
    0
Реклама
Реклама