Зәй офыклары

4 октябрь 2013 яңалыклары

  • 4 октябрь 2013 - 10:26
    Зәйлеләр агач утыртты
    5 октябрь "Урман утырту көне" уңаеннан бүген Зәйдә шәһәр урамнарына 470 төп каен, миләш, тупыл, юкә, каштан агачлары утыртылды. 100 төп каштан шәһәрнең Комсомол урамын бизәячәк.
    1282
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 05:43
    Музейда – дәресләр
    Моннан 168 ел элек Зәйдә чиркәү приход мәктәбе ачыла. Музей хезмәткәрләре шул уңайдан 1нче мәктәп укучылары белән «Туган мәктәп» дип исемләнгән шөгыльләр уздырды. Алар иң элек укучыларга ул чорның уку әсбаплары турында сөйләде. Математика дәресендә балалар счет ярдәмендә мәсьәләләр чиште, чиста язу дәресендә каурыйны карага манып язу укучыларны аеруча гаҗәпкә...
    1327
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 05:40
    Завод ветераннары очрашты
    Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда лаеклы ялда булган мөхтәрәм затларыбызны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Аның чираттагысы "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"нда оештырылды. «КамАЗ» машиналары төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән зәйлеләрне район башлыгы Татьяна Воропаева, завод җитәкчелеге тәбрикләде. -Районда машина төзелеше ветераннары 1500ләп исәпләнә. Шуларның 35е - яңа заводтан пенсиягә чыгучы....
    795
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 05:34
    Тир түгелми генә рекордлы уңыш булмый
    Соңлап яуган яңгырлар, үтәлгән технология-ләр шикәр чөгендере үсешенә тәэсир итми калмады. «Зәй шикәре» агрофирмасы татлы тамырдан рекордлы уңыш ала. Бу көннәрдә агрофирманың «Чыбыклы» бүлекчәсе чөгендер басуының кайбер урыннарында, аеруча Онбия авыл янында уңыш 750-800 центнерга җитә. Районда әлегә кадәр мондый уңышның булганы юк иде. Үзеннән-үзе моңа ничек ирешелде икән дигән...
    1378
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 04:38
    Бездә узачак
    9-13 октябрьдә Зәйдә якташыбыз, Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына алкалы хоккей буенча Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларда Казан, Тольятти, Пенза, Ангарск, Ижевск, Уфа, Чаллы һәм Зәйдән 2003 елда туган хоккейчылар командалары катнаша. Турнирга Евгений Давыдовның үзенең дә килүе көтелә.
    1262
    0
    0
  • 4 октябрь 2013 - 04:35
    Зәйгә дә – автобус
    Кичә Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендә мәгариф хезмәткәрләреннән торган 15 кешелек делегация катнашты. Тантаналы чарада муниципаль район мәктәпләренә, республиканың мәгариф һәм фән учреждениеләренә яңа автобусларга ачкычлар бирелде. Тапшырылган 106 ачкычның берсе безнең районга булды.
    1237
    0
    0
Реклама
Реклама