Зәй офыклары

9 октябрь 2013 яңалыклары

  • 9 октябрь 2013 - 09:47
    Зәйдә хоккей буенча хәйрия матчы узды
    Зәйдә җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр арасында хәйрия хоккей матчы узды. Ярыш Өлкәннәр декадасы уңаеннан өченче ел оештырыла. Быелгы уен үзенчәлекле булды: анда хоккейчы, Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдов катнашты. Әлеге чарадан кергән акча авыр хәлдә калган өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
    1415
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:59
    Таныклыклар тапшырылды
    Район-шәһәрдә бүген 15015 пенсионер исәпләнә. Аларның сафы елдан-ел арта. Пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге Өлкәннәр көне уңаеннан бу көннәрдә лаеклы ялга чыгучы Елена Дубынина, Наталья Ладыгина, Зинаида Бусова, Александра Шалапаеваларга тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырды. Елена Дубынина - политехник колледжда ике дистә ел эшләп, абруй һәм ихтирам казанган хезмәткәр. Наталья Ладыгина...
    656
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:58
    Хезмәткәрләр мәнфәгате якланамы?
    Профсоюз оешмалары - дәүләтнең көчле, бәйсез, ышанычлы, җаваплы партнерлары, дип башлады чыгышын Зәйдә узган Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы зона киңәшмәсендә әлеге оешма рәисе Раят Галиев. Мондый зона киңәшмәләре ике елга бер тапкыр уза, Зәйдә аның икенче мәртәбә үткәрелүе. Киңәшмәгә Актаныш, Азнакай, Мөслим, Тукай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман,...
    1539
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:56
    Нәсел-нәсәп юлны өзми нигезгә
    Туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Нәсел-нәсәпләр очрашуын, бер нәсел кешеләренең Сабантуйлар уздыруын ишетеп күңел сөенә. Бар ул, бар туганлык җепләрен өзми саклаган нәселләр. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол нәселе шундыйлардан. Алар бик еш очраша. Очрашу, гадәттә, ул яшәгән нигездә оештырыла, бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны...
    1765
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:54
    Әҗәттән котылам, димә
    Төрле тискәре күренешләргә карата бергәләп көрәшкәндә, профилактик чараларның үтемле юлларын эзләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Соңгы вакытта бу уңайдан ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәткәрләре бурычлылар белән эшләүнең кызыклы формаларын активрак куллана башлады. Күмәк рейдлар уздыру - моның ачык мисалы. Чираттагы шундый бер рейдта без - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә...
    1511
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:52
    Зәйгә атаклы җырчы киләчәк
    20 октябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда Америка Кушма Штатлары һәм Европаның атаклы вокалисты Джейми Дэвис концерты көтелә. Ул Яр Чаллының "Визит" джаз оркестры белән бергә чыгыш ясаячак. Шунысы игътибарга лаек, "Визит" джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе Владимир Завьялов - безнең якташ.
    1464
    0
    0
  • 9 октябрь 2013 - 04:51
    Яртысы алынды
    Авырлык белән булса да, шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда 4422 гектарда татлы тамыр җыелган. Бу - барлык мәйданның 51 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 420 центнер тәшкил итә. «Зәй» агрофирмасында - 1203 (уңыш 481 центнер), «Зәй шикәре»ндә - 1274 (580),...
    657
    0
    0
Реклама