Зәй офыклары

11 октябрь 2013 яңалыклары

  • 11 октябрь 2013 - 10:47
    Хезмәтен бәяләп
    Зәй балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы, көрәшче Илфат Нуриәхмәт улы Гадершинга бу көннәрдә Татарстан Республикасы спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.
    1428
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 10:46
    Зәйлеләр сынатмый
    Әлмәттә шахмат буенча үткән Татарстан беренчелегендә Василий Васильев I урын алды. Ә команда гомуми исәп буенча беренче унлыкка керде.
    1384
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 10:07
    Быел да оттылар
    Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе быел да социаль проектлар белән грант алуга иреште. Татарстан Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт министрлыгы игълан иткән бәйгедә быел идарә белгечләре әзерләгән "Командага кер" һәм "Электрон яшьләр хезмәт биржасы» проектлары җиңү яулады. Грантларның гомуми бәясе - 200 мең сум.
    707
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 09:58
    Зәйлеләр лаеклы бүләкләнде
    Казанда "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардиячеләр" иҗтимагый оешмасы штаб утырышы үтте. Анда Зәй районы яшь гвардиячеләре кызыклы федераль проектларны тормышка ашыруда актив катнашулары, төрле профилактик эшчәнлеккә җитди өлеш кертүләре өчен төбәк штабы җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    1
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:24
    Рәсми мәгълүмат
    9 октябрьдә хакимиятнең конференцияләр залында ветераннар советының киңәйтелгән утырышы узды. Шушы ук көнне кече залда район башлыгы каршындагы физик культура, спорт һәм туризм буенча советның киңәшмәсе үткәрелде. Район башлыгы агрофирмаларның "Шепкә-Нур", "Яңа Спас", "Ал. Бистәсе" бүлекчәләрендә шикәр чөгендерен җыеп алу барышы белән танышты. 10 октябрьдә район делегациясе Казанда "Корстон" Авыл...
    13682
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 05:03
    Чемпион да өлешен кертте
    Сишәмбе көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Яшьлек" боз сараенда "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хоккей буенча чираттагы хәйрия матчы узды. Әлеге ярышның районда өченче мәртәбә оештырылуы. Агымдагы хәйрия матчы үзенчәлекле иде: уенда Олимпия чемпионы Евгений Давыдов катнашты. Шул сәбәпле, тамашачылар да шактый җыелды. Матчка өлкәннәр - 100, укучылар 50 сум түләп керде....
    1370
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:54
    «Фаҗигаләр артында өлкәннәр игътибарсызлыгы тора»
    Балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләрне ачыклау, яшь кеше шәхесен кимсетүгә юл куймау һәм башка четерекле проблемалар ихтималы булу сәбәпле, аеруча катлаулы исәпләнә. Шуңа күрә мондый төр җинаятьләр өстендә эшләү Россия Федерациясе тикшерү комитеты рәисе боерыгы белән югары категорияле һәм тормыш тәҗрибәсе зур булган тикшерүчеләргә йөкләнә. Соңгы вакытта районда яшүсмерләр, аеруча...
    1385
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:51
    Сингапурча укытуга күчәбез
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Бу Сингапурча белем, тәрбия бирүне өйрәнү, аны безнең мәгариф системасында куллануны күздә тота. Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала. Татарстанның, шул исәптән безнең районның, бер төркем...
    1439
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:49
    Авыл булдыклыны ярата
    Ике ел әфган сугышында катнашкан, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан Альбертка туган авылына исән-имин кайту үзе өчен генә түгел, һәркем өчен шатлык була. Шатлык булмый мөмкин дә түгел. Әфган сугышы зур корбаннар таләп итте. Районда һәлак булган сугышчыларның цинк табутларда кайтарылган гәүдәләре күмелмәгән зиратлар сирәктер. Әнә күршедә генә яшәгән...
    797
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:47
    Гает мөбарәк булсын!
    Бисмилләһир-рахманир-рахим. Галәмнәр Раббысы, кыямәт көненең патшасы, хакимнәрнең хакиме Аллаһы Тәгаләгә хәсид-сәнә мактауларыбыз булса иде. Аллаһының сөекле Расуле, галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән бәндәләрнең иң хәерлесе, Пәйгамбәрләрнең иң олысы Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһиссәламгә ихлас күңелләребездән салават шәрифләребез ирешсә иде. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне олугъ бәйрәмебез - Корбан гаете көне белән тәбрик итәм....
    1476
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:35
    Төзәлерләрме?
    Җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларны крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәт белән тәрбияләү алымы районда торган саен киңрәк кулланыла. Уңай тәҗрибә, нәтиҗәле эш алымының хокук бозып, исерткеч эчемлекләр кулланып, тормыш баткаклыгына төшеп баручыларны җәлеп итүе - сөенечле күренеш. Күңеленә якын шөгыль белән мавыккан кешенең начар гадәтләргә тартылырга вакыты калмый, ә эштән бушаган арада...
    1438
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:34
    Йөгерешчеләр сынатмый
    Түбән Камада чаңгычы-йөгерүчеләр арасында "Нефтехим" спорт комплексы ачык беренчелеге үтте. Яшүсмерләр арасында 3 километр арага йөгерештә Дмитрий Бортных - I, Булат Сабиров III урын алды. Үз яшьләре арасында 1 километр 500 метр арага йөгерештә Илнур Ахунҗанов - II, Алинә Вәлиуллина, Айгиз Хисамиев - III, 2 чакрым арага Әдилә Шакирҗанова -...
    1373
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:33
    Булат – чемпион
    Узган атнада Чаллыда яшьләр арасында "Татарстан яшьләре" призына милли көрәш буенча республика беренчелеге узды. Анда Булат Гадершин чемпион булды.
    1402
    0
    0
  • 11 октябрь 2013 - 04:29
    Музей актив эшли
    Туган як тарихын өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен "Музей белеме" дип аталган түгәрәк эшли башлады. Биредә балаларга сценарийлар төзү, документлар белән эшләү, билгеле бер тема буенча презентация үткәрү серләре өйрәтелә.
    721
    0
    0
Реклама
Реклама