Зәй офыклары

16 октябрь 2013 яңалыклары

  • 16 октябрь 2013 - 07:16
    Оялдым
    Татар теле турында күп сөйләшәбез, ләкин кайвакыт үзебез дә сизмичә, аны читкә куеп, ияләшеп җиткән телдә аралашабыз. Мине оялткан да, уйландырган да бер мисал турында язып китмәкче булдым. Зәй шәһәрендә гаиләсе белән абыемның өлкән улы Нияз яши. Менә шул энемнең улы Ильяска сентябрь аенда 18 яшь тулды. Өйдә булмау сәбәпле,...
    769
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 05:48
    Бер күрешү – бер гомер
    Зәй районының Чыбыклы авылында тирән эчтәлекле якташлар очрашуы оештырылды. Анда бүгенге көндә туган төбәгендә төпләнеп калганнар да, читтә яшәп авылын сагынып яшәүчеләр дә килде. Очрашуда авыл тарихы, билгеле шәхесләр искә алынды. Теләгәннәр сәхнәгә күтәрелеп авыл тормышы белән бәйле вакыйгаларны искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Хәмидуллин киләчәктә...
    2532
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 05:14
    Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе ул
    Армиягә көзге чакырылыш уңаеннан мәктәпләрдә «"Хокук белеме мәктәбе» дәресләре уза. Әлеге дәресләрнең максаты укучыларга хәрби хезмәт яшендәгеләрнең хокуклары һәм бурычлар, яңа мәгълүматлар җиткерүдән гыйбарәт. Аның чираттагысы 1нче мәктәптә узды. Малайлар-кызларда район Советының аппарат җитәкчесе, кеше хокукларын яклау буенча республика вәкаләтлесе ярдәмчесе Клара Габидуллина, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, педагог Виктор Китов...
    1433
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 05:12
    Эш нәтиҗәсез түгел
    «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе барышында районда төп игътибар яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүгә бирелде. Киләчәгебезнең сәламәт, аек акыллы кешеләр кулында булуы бүгенге яшьләрнең аңлы рәвештә яман гадәтләрдән баш тарта белүенә, бер йомшаклык күрсәтүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшенүенә бәйле. Әлеге уңайдан без эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар бүлекчәсе башлыгы Павел Минеев...
    1538
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:55
    БЕР ЙОРТТА – ИКЕ ВЕТЕРАН
    Иске Зәйдә яшәүче Лидия Багурина өлкән яшьтәге үз әнисен карау өстенә, әтисенең энесе, сугыш ветераны Максим дәдәй Лукьяновны да тәрбияли. Аның бу гамәленә тормыш иптәше Лев та теләктәшлек белдереп, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтә. 85 яшьлек Прасковья әби - тыл ветераны, тормышның ачысын-төчесен татыган. Шул рәвешле, бер йортта ике ветеран яши....
    1348
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:47
    Һәр чорның үз матурлыгы
    Соңгы вакытта көзен Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу көндә генә булса да без өлкән буын вәкилләренә, алар туплаган тәҗрибәне дәвам итүчеләр буларак, хезмәттәге уңышлары өчен рәхмәт әйтәбез, күңел җылысын бирергә тырышабыз. Мөмкин булса, мин бу көнне зирәкләр көне дип атар идем. 1 октябрь көнне без музейда "Еллар...
    1410
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:22
    Эш тукталмый
    Шикәр чөгендере алу дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 14 октябрьгә районда 4984 гектарда татлы тамыр җыелган. Бу - барлык мәйданның 58 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 430 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" агрофирмасында бу күрсәткеч - 577, "Зәй"дә - 488, "Восток"та - 330, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән...
    0
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:14
    ЗАГСта – әниләр
    ЗАГС бүлегендә әниләргә ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру еш оештырыла. Бу көннәрдә бүлектә шундый чираттагы чара үткәрелде. ЗАГС бүлеге, пенсия фонды идарәсе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге бер төркем әнигә сертификат тапшырып, нәниләренең тәүфыйклы, сәламәт булып үсүен теләде.
    1356
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 04:12
    Афәрин, Василий!
    Әлмәттә шахмат буенча үткән Татарстан беренчелегендә Василий Васильев I урын алды. Ә команда гомуми исәп буенча беренче унлыкка керде.
    1320
    0
    0
Реклама
Реклама