Зәй сукырлар җәмгыятендә 265 кеше исәптә тора. Җәмгыять исәптә булган әгъзаларны канат астына алып, аларның проблемаларын хәл итә, киңәшләр бирә, очраштыра, аралаштыра. Шәһәрнең үзәк китапханәсе - инвалидлар өчен төп аралашу урыны. Халыкара сукырлар көнендә алар биредә янә очрашып, аралашты.