Зәй офыклары

18 октябрь 2013 яңалыклары

  • 18 октябрь 2013 - 06:58
    Конференциягә чыгарылды
    Зәйдә яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне, хокук бозу очракларын профилактикалау атналыгы кысаларында шәһәрнең 2нче мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе гомумшәһәр ата-аналар конференциясе уздырды. Ул балаларга карата җәбер-золым куллануның тискәре нәтиҗәләре темасына багышланды. Җыелышны алып барган комиссия рәисе Светлана Иванова әти-әниләрдән балаларына игътибарлы булуны, даими контрольдә тоту кирәклеген...
    1473
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:46
    Якташыбыз призына – Бөтенроссия турниры
    Узган атнада биш көн буе «Яшьлек» боз сараенда якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте. Бу турнир бездә өченче мәртәбә оештырылды. Якташлар призына, спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру традициясе яши районда. Бу - аларга хөрмәт һәм игътибар билгесе, яшь спортчыларны алар үрнәгендә тәрбияләү өчен...
    1484
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:43
    Чаралар башланды
    16 октябрьдән районда яшүсмерләр арасында тискәре күренешләр, хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар атналыгы башланды. Ул чәршәмбе көнне физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә махсус исәптә торучы, тәрбиягә авыр бире-лүче балалар һәм тренерлар, җәмәгать педагоглары катнашында эстафета ярышлары, мини-футбол уены белән башланды. 7нче мәктәптә наркоманиягә, төрле тәртипсезлекләргә каршы көрәшү буенча район мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре...
    1113
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:42
    Гаилә бюджетын да тулыландыра
    Шимбә көнне «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган социаль ярминкәдә кәҗә сөте белән сату итүче ханым игътибарны җәлеп итте. Сатып алучыларны үзенә тарту өчен товарын мактамый да, ләкин сөтен дә, эремчеген дә бик тиз алып бетерделәр. Киләсе ярминкәдә дә алып чык, килеп алырбыз, кәҗә сөте бик кирәк бит, дип яныннан...
    1643
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:37
    Бер күрешү – бер гомер
    Кайтыгыз дип пышылдыйлар хәтта үләннәр, Туган якка бер кайта ул читтә йөргәннәр. Чыбыклы авылы мәдә-ният йортыннан агылган әлеге тирән эчтәлекле җыр бер-берсен сагынып кайткан авылдашларны гүя тартып китергәндәй булды бирегә. Авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Роберт Хәмидуллин инициативасы белән оештырылган очрашу кичәсен туган нигезендә төпләнеп калганнар да, республика, илнең төрле...
    0
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:35
    Аралашу кирәк кешегә
    Халыкара актаяклылар көне уңаеннан сукырлар җәмгыяте әгъзалары үзәк китапханәдә очрашты. Китапханәнең сәнгать бүлеге - аларның әледән-әле очрашу, аралашу урыны. Җәмгыять җитәкчесе Мария Костюченко әлеге җәһәттән китапханә җитәкчелегенә рәхмәтле. Гомумән, аралашу кирәк. Шунысы игътибарга лаек, Халыкара сукырлар көне илкүләмендә айлык кысаларында билгеләнә. Әлеге җәһәттән күп төрле чаралар планлаштырыла. Бүгенге көндә җәмгыятьтә...
    1648
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:34
    Милеккә салымыңны түләдеңме?
    Республика буенча физик затлардан милеккә салымнан тагын 1 миллиард 900 миллион сум күләмендә салым җыясы калган. ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләү мәсьәләләре буенча ачыклык кертте. Җир салымы түләү срогы авыл җирлекләре тарафыннан билгеләнгән. Транспорт салымы һәм физик затларның милкенә салынган...
    1546
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:33
    Тотрыклылык, рухи ныклык булсын
    Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха исламның югары әхлак нигезләре - шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә. Бу - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре. Гает районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 15 октябрьдә шәһәребезнең "Нур" мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, Коръән сурәләре...
    985
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:31
    Яраткан хезмәт – зур бәхет
    Авыр хезмәттә ирләр белән иңгә-иң торып эшләүче гүзәл затларыбыз да шактый. «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында юл салу, төзекләндерүдә турыдан-туры хезмәт куючылар арасында дүрт хатын-кыз бар. Урам юлларының, тротуарларның ел саен яхшыруы, шәһәрара һәм җирле юлларда сикәлтәләр саны кимүе - оешма юлчылары, шул исәптән әлеге хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе...
    1606
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:29
    Башкорт театры килә
    28 октябрьдән Татарстанда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры гастрольләре башлана. Ниһаять, үзенә генә хас йөзе булган, шулай ук артистларның халыкчан уйнавы белән дан тоткан театрның республика буйлап иҗади сәфәре көтелә. Зәйдә алар 30 октябрьдә Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында Салават Әбүзәровның «"Гомерлек газап» мелодрамасын күрсәтәчәк. Әлеге уңайдан...
    1734
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:28
    Сәламәтлегеңә битараф булма
    Соңгы елларда дөньяда яман шеш диагнозы куелучылар саны арта баруны ассызыклый белгечләр. Бигрәк тә аның яшьләрдә, хәтта балаларда ачыклану очраклары артуга борчыла табиблар. Моңа беренче чиратта экология торышы, яман гадәтләргә тартылу, төрле стресслар сәбәп була. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, әгәр нәсел-нәсәптә бу авыру бар икән, аның аннан соңгы буыннарда...
    2669
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:25
    Зәй көрәшче, чаңгычылары белән дан тотты
    Олимпия чемпионы Федор Симашевка Югары Баграж мәктәбендә музей ачылганда, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдархановның килүе турында хәбәр иткән идек. Ул - Федор Петрович белән якыннан аралашкан, аның белән хез-мәттәшлек иткән журналистларның берсе. Бу турыда авторның чемпион сөйләгәннәрдән язган «"Олимп тавына ничек менәргә?», «Чаңгы юллары» дигән китаплары сөйли. Әлеге...
    1727
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:24
    Белгечләр килгәнче
    18-19 октябрьдә 2, 4нче мәктәпләрдә һәм татар гимназиясендә (бирегә 5 нче мәктәп педагоглары да чакырыла) укытучыларга сингапурча укыту алымына өйрәтү дәресләре үткәрелә. Октябрь ахырына кадәр барлык шәһәр мәктәпләрендә дә мондый дәресләрне оештырып бетерү планлаштырыла. Ноябрь аенда исә Educare компаниясе белгечләре безгә килеп, педагогларның яңа алым белән эшләү дәрәҗәсен караячак.
    1498
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:23
    Кечкенә булсалар да...
    Түбән Камада үткән Бөтенроссия йөгерү ярышларында Югары Шепкәдән Галия Ахунҗанова кул астында шөгыльләнүче бер төркем бала уңышлы чыгыш ясады. Араларыннан үз яшьләре буенча Айсинә Нәүширова - I, Илнур Ахунҗанов - II, Айгиз Хисамиев III урын алды. Аларны мәктәп җитәкчелеге линейкада махсус Дипломнар белән бүләкләде.
    1812
    0
    0
  • 18 октябрь 2013 - 05:22
    Эш дәвам итә
    Шикәр чөгендере алу эше кыенлык белән булса да дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 17 октябрьгә районда 5524 гектарда татлы тамыр җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 64 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 430 центнер тәшкил итә. Иң күп уңыш "Зәй шикәре" агрофирмасы басуларыннан алына:...
    4
    0
    0
Реклама