Зәй офыклары

8 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 8 ноябрь 2013 - 05:23
    Бүген Зәйнең 18 егете хәрби хезмәткә китте
    Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Районнан армиягә 100дән артык егет китәчәк. Бүген Россия Коралы Көчләре сафына беренчеләр булып 18 егет (2се контракт буенча) китте, шуның 6сы - авыллардан. Егетләрне озатуда район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев катнашып, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
    1429
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:09
    Зур җиңүләр эшкә бирелгәннән килә
    1 ноябрьдә Казан Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы укучыларының IХ спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча безнең команда 12 меңгә кадәр укучылары булган район һәм шәһәрләр арасында III урын алып, ТР Яшьләр эш-ләре, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән министрлыклары Кубогы, Дипломнарына һәм...
    1420
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:08
    Зәйне үз иткән ветеран
    Шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Шерстнев 90 яшьлек юбилее уңаеннан бу көннәрдә кунаклар кабул итте. Район башлыгы исеменнән шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды. Социаль яклау бүлеге, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, 4нче мәктәп волонтерлары һәрберсе ветеранга үзенчәлекле бүләкләр ясады. Гадәти көннәрдә...
    1430
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:06
    Контракт нигезендә – отышлы
    Россия Кораллы Көчләрен контракт нигезендә хезмәт итүче һөнәри хәрбиләр белән тулыландыру ил күләмендә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 2017 елга кадәр Россия Президенты күрсәтмәсе буенча килешү белән хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү планлаштырыла. Бу - армиянең яртысы чамасы дигән сүз. Бүгенге көндә Оборона министрлыгы әлеге максатта хәрби көчләрне...
    1822
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:05
    Изге китап сүзе берләштерә
    Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов мөэмин-мөселманнар арасында дәгъвәт эшен оештыруның төрле юлларын эзли. Әлеге җәһәттән ул "Ихлас" кафесында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым-аерым корбан итеннән Коръән ашлары оештырды. Аш-суны Халидә Ханнанова җитәкләгән кафе хезмәткәрләре әзерләде."Нур" мәчетенә корбанлык мал -сыерны шикәр заводы һәм "Агрокөч-Төркем" АҖ (Илшат Фәрдиев) җитәкчелеге бирде....
    1692
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:04
    Берләштерүче үзәк булсын
    Агымдагы елның апреленнән яшьләр идарәсе бинасында милли-мәдәни үзәк эшчәнлеген башлады. Әлеге үзәкне оештыруның максаты - районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли-мәдәни үсешенә булышлык итү, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм килешүне ныгыту. Үзәк белән Роза Гатауллина җитәкчелек итә. Районда 27 милләт вәкиле яши, аларның һәрберсе милли-мәдәни мирасны барлау, яңарту, саклауга зарур....
    1455
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 05:02
    Рухлары белән көчле алар
    Теләк булганда, һәр эштә уңышка ирешергә мөмкин. Моның шулай булуын "Факел" ял лагеренда инвалидлар арасында узган шахмат, шашка буенча Татарстан чемпионаты раслады. Чыннан да, рухлары белән нык кешеләргә бернинди киртә дә юк. Моңа Европа чемпионатының күп мәртәбә призеры, биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогы призеры Ирина Полякова (гомере буе...
    1443
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:59
    Көзге муллык – мәйданда
    «Энергетик» Мәдәният сарае каршында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылган ярминкәдә көзге муллык тантана итте. Традициягә әйләнгән әлеге ярминкә елдан-ел киңрәк колач ала бара. Агымдагы елда Шәфкатьлелек елы уңаеннан бәйрәмдә мәрхәмәтлелек, игелек кылу кебек эшләр кызыл җеп булып сузылып барды. Мәйданда иртән иртүк ярминкәгә дәшеп, төрле милләт...
    0
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:58
    Ничек яшисең, мәктәп?
    Акция барышында мәктәпләрнең торышын күзәтү белән беррәттән, агымдагы ел дәвамында шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган эшләр, алга таба билгеләнгән күләмле планнар турында мәгълүмат та бирелә. Без дә депутатлар белән мәктәпләргә чыктык. Шәһәр Советы депутаты Зәбирә Бариева белән татар гимназиясендә күзәтүне без ашханәдән башладык. Депутат биредә балаларны...
    1754
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:55
    Барысы да зәйлеләр өчен
    Шәһәр төзеклеге - аның социаль иминлек дәрәҗәсен чагылдыручы фактор ул. 2013 елга, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, район-шәһәр биләмәләрен төзекләндерү буенча муниципаль программа формалаштырылды. Шәһәрне төзекләндерү буенча агымдагы елның 9 аенда түбәндәге эшләр башкарылды. Юллар, тротуарлар Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән суммага - Ленин (боҗрадан алып Нефтьчеләр проспектына кадәр), Елга (дренаж белән),...
    0
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:54
    Рәсми мәгълүмат
    6 ноябрьдә район башлыгы Татьяна Воропаева Сәвәләй авылында яшәүче тыл ветераны София Рябованы юбилее белән котлады. 7 ноябрьдә район башлыгы рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. 8 ноябрьдә район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы үтте. Шулай ук район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе...
    0
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:53
    Беренчеләре китте
    Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Бүген район-шәһәрдән 18 егет армия сафларына китте. 15 ноябрьдә егетләрнең икенче төркеме (21) китәчәк.
    0
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:52
    Юбилярны зурлап
    "Энергетик" Мәдәният сараенда 2 ноябрьдә Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зариповның юбилей кичәсе булды. Якташны район җитәкчелеге, авылдашлары - чыбыклылар, зәйлеләр котлады. Кичә уңаеннан күрсәтелгән Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" музыкаль комедиясе тамашачы күңеленә хуш килде.
    673
    0
    0
  • 8 ноябрь 2013 - 04:51
    Нәтиҗәсе юк түгел
    Федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспек-циясе бу көннәрдә халыкка милек салымы, каралган ставкалар һәм ташламалар, милек салымын түләү тәртибе һәм сроклары, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, шулай ук Россия салым хезмәтенең он-лайн сервислары мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатында ачык ишекләр көне уздырды. Әлеге чарада барлыгы 742 салым түләүче катнашты. Ачык...
    1
    0
    0
Реклама