Зәй офыклары

13 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2013 - 06:11
    Зәй җырчылары Кытайда җырлады
    "Энергетик" Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореография халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайдан иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада...
    1495
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 05:00
    Мөрәҗәгатьләр саны кими
    Кулланучылар хокукларын яклау республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Бу максатта кешеләр үз хокукларын белсен өчен даими төстә хокукый грамоталыкны арттыру буенча төрле категория кешеләр белән очрашулар үткәрелә, канәгатьсезлекне закон нигезендә күрсәтү юллары өйрәтелә. Агымдагы елның 9 аенда инспекциягә 180 кеше мөрәҗәгать...
    1605
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:59
    Яңадан ачабыз
    100 квадрат метр мәйданда 10 урынга исәпләнгән, тәүлек дәвамында эшләячәк әлеге учреждение республика бюджетыннан финансланып әзерләнде. Моның өчен бинаны махсус төзекләндерү эше белән "Юлдаш" ҖЧШ шөгыльләнде. - Бу учреждениене ачуның максаты - беренчедән, моңа кадәр үзәк дәваханәгә китерелүче нык исерек хәлдәгеләрне аерым урнаштыру. Болай эшләгәндә, авырып дәваханәгә килүчеләргә медицина хезмәткәрләренең...
    1752
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:57
    Армиягә китте егетләр
    Узган җомгада Зәйдән 18 егет (икесе - контракт буенча) тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатылды. Аларның 6сы - Чыбыклы, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Югары Лоҗы авылларыннан. Егетләрнең 2се - Татарстанда, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк. Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары белән бергә район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев та...
    1206
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:56
    Без кышка әзерме?
    Чираттагы аппарат ки-ңәшмәсе көн тәртибендә төп биш мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Ильмир Шәяхмәтов быел ун айда предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренең дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге предписаниеләренең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Агымдагы елның ун аенда муниципаль районда янгын чыгуның 64 очрагы теркәлгән...
    1
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:54
    Китапханә җәяүлене тәрбияли
    Бала һәм юл. Бу дәүләткүләм мәсьәләгә әверелә бара. Статистика мәгълүматлары буенча, күп очракта һәлакәтләр юл йөрү кагыйдәләрен белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге җәһәттән ЮХИДИ, юл куркынычсызлыгы фонды "Китапханә җәяүлене тәрбияли" проекты буенча эшчәнлек алып баручы үзәк китапханәнең балалар бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Күптән түгел үзәк китапханәдә язучы Борис Вайнерның...
    1585
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:51
    Спорт
    Фигуралы шуу Казанда фигуралы шуу буенча «Стрела» спорт мәктәбе ачык беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй «Яшьлек» спорт мәктәбеннән 7 яшь фигуралы шуучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Валерия Казакова һәм Карина Семенова II урын алды. Билбау көрәше Черкесскийда үткән яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы составында «Зәй» спорт...
    2062
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:48
    Эш күрсәткән ирне ил онытмас...
    Кылган гамәлләрең белән кешеләр күңелендә матур эз калдырып яшәү - олы бәхеттер ул. Менә шушы девиз белән яшәүче, кешеләргә яхшылык эшләүче гаиләләр бар безнең авылда. Шуларның икесе белән таныштырып үтәсем килә. Беренчесе - Маликовлар; Газинур, Таһир, Илнур - алар гади гаиләдә туып үстеләр, әтиләре Фаиз абый (мәрхүм инде) алтын куллы...
    1629
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:46
    Гаилә бәхете – балаларда
    Баланың дөньяга аваз салуы - ата-аналар, туганнар һәм якыннар өчен истәлекле һәм шатлыклы вакыйга, чөнки алар тормышыбызга ямь өсти һәм киләчәккә өмет уята. ЗАГС бүлегендә бер төркем әниләргә ана капиталына дәүләт сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Бу юлы ул 4 әнигә тапшырылды. Дөньяга яңа аваз салган Ульяна - Леонтьевлар гаиләсендә өченче...
    1489
    0
    0
  • 13 ноябрь 2013 - 04:44
    Рәсми мәгълүмат
    Узган атнада бакчаларда балалар туклану мәсьәләсе район башлыгы Татьяна Воропаева тарафыннан өйрәнелде. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләре белән аралашу вакытында сүз муниципаль программаларны тормышка ашыру буенча учреждениеләр эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре турында барды, район башлыгы уку-тәрбия әсбаплары белән тәэмин ителешне өйрәнде. 12 ноябрьдә хәрби комиссариатта кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле катнашында чакырылыш...
    0
    0
    0
Реклама