Узган җомгада Зәйдән 18 егет (икесе - контракт буенча) тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатылды. Аларның 6сы - Чыбыклы, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Югары Лоҗы авылларыннан. Егетләрнең 2се - Татарстанда, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк.
Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары белән бергә район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев та...