Зәй офыклары

15 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 15 ноябрь 2013 - 05:38
    Сәламәтлегеңә битараф булма
    Диспансеризация үтүгә зәйлеләрнең быел җитди каравы сизелә. Һәр авыруны башлангыч чорында ачыклап, дәвалау курслары билгеләү мөһимлеген халык торган саен яхшырак аңлый. Район үзәк дәваханәсе мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә 5923 кеше диспансеризация узган. Шуларның 277 се - узган атнада гына үтүче, авыллардан тикшерү узуга 59 кеше килгән. Эшләүче кешеләргә уңайлы итү...
    1
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:37
    Волейбол ярышлары бара
    7 ноябрьдән «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында волейбол буенча ирләр командалары арасында шәһәр кубогына ярышлар уза. Ярышларда 10 команда көч сынаша. 12 ноябрьдә узган уенда Сәвәләй авыл җирлеге «Техно» командасы белән уйнап - 2:0, «Спартак» (яшьләр) командасы «Чаңгычы» мәктәбен - 2:0, башкарма комитет мәгариф идарәсе командасын шулай ук 2:0 исәбе...
    599
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:35
    Сак йөрегез юлларда
    Ноябрьнең өченче якшәмбесе Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе карары нигезендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юл кырыйларында калган һәйкәлләргә һәркем игътибар итәдер. Болар барысы да транспорт һәлакәтенә очрап, фани дөньядан вакытсыз китүчеләр турында искәртүче билгеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәү яисә бәхетсез очракка юлыгу сәбәпле, күпме...
    1400
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:33
    Сез ничек уйлыйсыз?
    2014 елның беренче яртысы өчен сентябрьдә башланган матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә. Хәзер исә газета-журналларның ниндиләре генә юк?! Җаның теләгәненә языл. Зәйлеләр нинди басмаларны үз итә, газета битләрендә нинди язмалар күрергә тели, газета-журналларга язылу, аларны алдыруда нинди фикер-тәкъдимнәр бар? Бу турыда газета укучылар фикерләре. Харис Зарипов пенсионер: -Кочак-кочак газета-журнал алдырган...
    0
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:31
    Депутатны көтеп алалар
    «Депутат мәктәпкә бара» акциясе кысаларында район һәм шәһәр Советы депутатлары мәктәпләргә чыгып, уку йортының проблемалары белән кызыксына, укытучылар коллективлары белән очраша. Югары Мәлем мәктә-бендә шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина булды, ул мәктәпнең торышы белән танышудан тыш, педагогик коллективка 2013 елда шәһәр-районның социаль-икътисади үсеше, халык сораулары буенча башкарылган, алга таба билгеләнгән...
    1280
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:20
    Балаларга бүләк
    Шәһәребез үсә, төзекләнә. Йортлар ишегалларында соңгы елларда балалар мәйданчыклары да артуга бара. Ике ел рәттән Зәйдә республика бюджетыннан мәйданчыклар урнаштыруга акча бүлеп бирелде. -Бу эш башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Район башлыгы Татьяна Воропаева мөрәҗәгатеннән соң, Президент мәйданчыкларны уен һәм спорт элементлары белән тәэмин итү өчен икенче елны...
    1493
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:19
    Рәсми мәгълүмат
    14 ноябрьдә район делегациясе Казанда "РИТЭК" ҖЧШнең социаль һәм мәдәни проектлар буенча IV конкурсына нәтиҗә ясау тантанасында катнашты. 15 ноябрьдә хакимияттә район Советы һәм башкарма комитет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, финанс-бюджет палатасы муниципаль хезмәткәрләре өчен чираттагы муниципаль хезмәткәр мәктәбе утырышы узды. Шул ук көнне район җитәкчелеге Үтәшкин авылында яшәүче...
    0
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:18
    Килегез, күрегез
    8 ноябрьдә туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстан рәссамнәре берлеге әгъзасы Валерий Веретенниковның "Чәчәк ат, туган ягым" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче рәссам 2007 елда пленэр буенча узган Халыкара симпозиумда катнаша. 1980 елдан республика, ил, зона күргәз-мәләрендә аның эшләре урын ала. Күргәзмәне ачуга Валерий Веретинниковның дуслары,...
    1353
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:16
    Урманнар – безнең байлыгыбыз
    Урманнар - планетаның үпкәсе, дип юкка гына әйтмиләр, чөнки агачлар атмосфераны углекислоталы газлардан чистарта, кислород составына баета. Ләкин урманнар үзләре дә кеше ярдәменә, яклауга, саклауга мохтаҗ. Җир шарының өчтән берен, ягъни 38 миллион квадрат метрын урманнар алып тора. Ә Россиядә урманнарга туры килгән өлеш 8 миллион квадрат метр тәшкил итә,...
    1901
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:15
    Илдар сөенде
    «Энергетик» Мәдәният сарае каршында 2 ноябрьдә үткәрелгән ярминкәдә 6 яшьлек авыру Илдар Шәмсетдиновка ярдәм итү максатыннан аукцион оештырылуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге игелекле эш башында башкарма комитет һәм аның мәдәният идарәсе тора. Мәдәният хезмәткәрләре бу идеяне күтәреп алып, үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма, кышка әзерләгән тозлы ризыкларны алып килеп,...
    1323
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:13
    Шөгыль – җанга дәва
    Күпләр лаеклы ялга чыкканнан соң яраткан шөгыле белән мавыгу турында хыяллана. Балалар үскән инде, хуҗалыкта эш әллә ни күпме вакытны алмый, ә күңел... Күңел ниндидер моңарчы күрелмәгән, кызыклы мавыгуларга тартыла. Ә күпләр яшь вакыттагы шөгыльләрен дәвам итә. Әгәр дә яшь пенсионерның яраткан шөгыле юк икән - нишләргә? Аңа нәрсә белән...
    1383
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:12
    Җырчыларыбыз Кытайда җырлады
    Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" вокаль-хореографик халык ансамбле һәм "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбле солистлары Кытайда иҗади сәфәрдә булды. Алар Пекин һәм Шанхай шәһәрләрендә узган "Энҗе бөртеге балкышы" халыкара җыр бәйгесендә катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән башкаручылар арасында безнекеләр югары башкару осталыгы белән аерылып торды. Ансамбльләр арасында "Мирас" эстрада һәм халык җырлары...
    1442
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:10
    Дәрәҗәле бәйгедә
    Казанда татар җыры башкару һәм музыка уен коралларында уйнау осталыгы буенча Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" республика фестивале үтте. Анда 21 яшькәчә яшь башкаручылар катнашты. Ансамбльләр арасында "Мирас" һәм "Азаль" ансамбльләре бергә чыгыш ясап, III урын алды. Вокал-соло номинациясендә Илүзә Галиуллина - лауреат.
    1343
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:08
    Телләр төрле, теләкләр бер
    1995 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләр түземлелек, ягъни толерантлык принциплары турында Декларация кабул итә. Ә 1996 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы бу көнне ел саен уку йортларында, киң җәмәгатьчелек арасында толерантлыкка юнәлтелгән чаралар аша Халыкара түземлелек көне буларак билгеләп үтү тәкъдиме белән чыкты. Соңгы елларда бер-береңә карата нәфрәт, экстремизм,...
    1371
    0
    0
  • 15 ноябрь 2013 - 05:07
    Акция дәвам итә
    Районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберлекләрен чистарту, төзекләндерү буенча "Кайгырту" акциясе кысаларында "Хәтерлибез, онытмыйбыз" дип аталган чаралар дәвам итә. Акция Поручикта башланып, чиратлап, барлык авыл җирлекләрендә үткәреләчәк. Шундый чара Бигеш, Чыбыклы авыл җирлекләрендә узды. Акция районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек планы кысаларында алып барыла.
    0
    0
    0
Реклама
Реклама