Зәй офыклары

20 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 20 ноябрь 2013 - 11:15
    Саклык кирәк
    "Антитеррор" операциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Аеруча шәһәргә керү чыгу юлларында һәр транспорт җентекле тикшерелә. Шулай ук предприятиеләрдә сак хезмәтенә ныклы игътибар бирелә, балалар учреждениеләрендә һәртөрле аңлату эшләре алып барыла. Бүген дә мәктәпләрдә эш сәгате шушы темага сөйләшү белән башланды.
    1205
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 11:14
    Беренчеләрдән булып
    Әниләр көне якынлашу уңаеннан район-шәһәрдә мәктәпләр, бакчалар, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла башлады. Аларның беренчесе коррекция мәктәбендә үтте. Анда укучылар өчен мастер-класс оештырылып, балаларга үз куллары белән әниләренә "Бәхет агачы" ясау серләре өйрәтелде. Күмәк ясалган беренче бүләкне VIII сыйныф укучылары мәктәп директорына бүләк итте. Соңыннан аның үрнәгендә әниләренә бәйрәм истәлеге...
    1194
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 06:17
    190 кеше мөрәҗәгать иткән
    Кулланучылар хокукларын яклау темасы бу атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта күтәрелде. "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерүенчә, агымдагы ел дәвамында хокуклары бозылган 121 кеше судка иск белән мөрәҗәгать итеп, алар күргән 14 млн. сумга якын зыянны кире кайтару мөмкин булган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге түләүле хезмәтләрнең сыйфатсызлыгыннан,...
    1172
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 06:17
    Балаларга хокукый ярдәм
    Бүген Бөтендөнья балалар көне уңаеннан шәһәрнең мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла. 4нче мәктәптә исә мәгариф идарәсе прокуратура хезмәткәрләре, адвокат конторалары белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл артында " Балаларга хокукый ярдәм" темасы астында сөйләшүләр үткәрде.Анда югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга...
    1160
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 05:02
    Социаль тернәкләндерүгә йөз тота
    Кешенең психикасы нык, начар гадәтләргә каршы торырлык булсын өчен бу юнәлештә даими максатчан тәрбия алымнары куллану кирәк, ди белгечләр. Шуңа күрә социаль ориентлашуга юнәлтелгән коммерциягә корылмаган оешмаларга кешеләрнең үзләреннән-үзләре тартылуы, кызыксыну тудыру игътибар үзәгендә. Бигрәк тә яшьләребез арасында сәламәт яшәүне пропагандалаучы мондый урыннарның "модага" керүе кирәк. Әлеге мәсьәләләрне уртага салып...
    1209
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 04:53
    Тарихи вакыйга уңаеннан
    Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре халыкның төрле категориясен музейга җәлеп итү уңаеннан чараларны еш уздыра. Күптән түгел оештырылганы тарихи дата - Мәскәү яны сугышларына багышланды. Әлеге чарага 1нче мәктәп укучылары чакырылды. Иң элек алар өчен шушы бәрелешләр, аларда катнашкан 9 зәйле турында мультиме-дияле презентация күр-сәтелде, безнең сугышчыларның биографияләренә киңрәк...
    1344
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 04:51
    Наҗия әбигә ярдәм иттек
    Зәйлеләр без - редакция хезмәткәрләренә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Без аларның проблемалары буенча газета битендә "Зарың, тәкъдимең булса" дигән махсус рубрика булдырдык. Кайбер шалтыратуларга шунда ук ярдәм итәргә тырышабыз. Узган атнада редакциягә Наҗия әби Зәйнетдинова шалтыратып, ул яшәгән Җиңү проспектының 1/07 йортының 11нче подъездына баскычка күтәрелеп керү култыксасы булмаудан...
    1139
    0
    0
  • 20 ноябрь 2013 - 04:50
    Рәсми мәгълүмат
    18 ноябрьдә хакимияттә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. 18-19 ноябрьдә район җитәкчелеге, яңа елдан балалар бакчаларына түләү үзгәрү сәбәпле, «Урман әкияте», «Каенкай», Бохарай һәм Ал. Бистәсе авыллары балалар бакчаларында узган әти-әниләр җыелышларында катнашты. 20 ноябрьдә ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, прокуратура,...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама