Зәй офыклары

22 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 22 ноябрь 2013 - 06:14
    Ярышып та куйды әбиләр
    «Алтынчәч» балалар бакчасы гаилә белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Иңгә-иң торып эшләгәндә эшнең нәтиҗәсе дә була. Күптән түгел бакчада беренче мәртәбә әбиләр арасында бәйге оештырылды. Аны карарга әбиләрнең хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары килде. Төп җанатарлар, әлбәттә, биредә тәрбиялә-нүче оныклары иде. Алар бәйгедә көч сынашкан әбиләре өчен җан атып утырды. Самир Кәримов...
    1378
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:13
    Исемнәре ташка уелган
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек - мөһим һәм җаваплы эш, аны тиешле югарылыкта уздыру зарур. Бу хакта әлеге тантаналы датаны үткәрү һәм әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаска тиеш, бу - Татарстанда һәркемнең намус эше, диде. Ветераннар, инвалидлар, Бөек...
    976
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:11
    «Бергәләп көрәшү нәтиҗә бирә»
    Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә карап, әлеге афәтнең кешеләр тормышын бозу куркынычы кими. Шул максаттан республика Президенты инициативасы белән күптән түгел үткәрелгән «Наркотикларсыз тормыш!» акциясе, ел саен уздырылучы «Мәк» операциясе һәм башка шундый киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүче чаралар, әлбәттә, эзсез калмый. Бу, беренчедән, яшьләрне яман адымнан тыеп калу,...
    1419
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:08
    Рәсми мәгълүмат
    19-20 ноябрьдә район башлыгы Сәвәләй, Иске Маврин, Югары Шепкә, Аксар авыл җирлекләренә чыккач, әлеге муниципаль берәмлекләр башлыклары белән авылларның тормыш-көнкүреш мәсьәләләре буенча фикерләште, ә Чыбыклыда «Зәй шикәре» агрофирмасы директоры М. Х. Хисамиев белән очрашып сөйләште. 21 ноябрьдә хакимияттә район башлыгы урынбасары Р. Халитов катнашында бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар узды....
    0
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:06
    Уттан сак бул!
    Статистика буенча Россиядә 45 минут саен янгын чыга, сәгать саен 1 кеше янып үлә, 20ләп кеше пешә. Ел саен илдә янгын нәтиҗәсендә 12 меңләп кеше үлә. Безнең райондагы хәлләр белән дә мактанырлык түгел, янгыннар еш була. Бездә килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту...
    797
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:05
    Авыл җирлекләре волейболда көч сынаша
    16 ноябрьдә Сармашбаш, Бигеш, Сәвәләй авыл мәктәпләре спорт залларында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында волейбол буенча район беренчелегенә зона уеннары узды. Ярышларда 11 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча беренче зонада Бохарай командасы - I, Сармашбаш - II, Югары Мәлем - III, Ал. Бистәсе IV урында. Икенче зонадан Югары Пәнәче командасы җиңүче булды....
    1275
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:05
    Гер күтәрүчеләрнең чираттагы җиңүе
    16 ноябрьдә Югары Осланда Татарстан һәм Россия чемпионы, СССРның спорт остасы Т. Г. Биккенев истәлегенә гер спорты буенча ХIV республика турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Яшьлек" спорт мәктәбеннән үз үлчәү авырлыкларында Аркадий Брагин белән Данил Рябов - I, Андрей Барсуков - II, Артем Черкасов III урын алды.
    1288
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:04
    “Зәй” спорт мәктәбе беренчелеге
    Узган шимбәдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында "Зәй" спорт мәктәбе беренчелеге узды. Анда 64 яшь көрәшче үзен сынады. Үз үлчәү авырлыкларында Артур Маврин, Рафаэль Мөхәммәтшин, Айнур Миңнеханов, Наил Борһанов, Айнур Гыйниятуллин, Рөстәм Сәлахов, Илнур Әхмәдиев, Радмир Ибәтуллин, Айзат Хәйруллин, Айрат Абзалетдинов, Алмаз Мөхәммәдиев, Булат Гадершин җиңүче булды.
    1298
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:01
    Алты балам – алты куанычым
    Элек гаиләдә күпләп бала үстерү гадәти хәл иде. Күп балалы гаиләдә өлкәнрәкләр кече-рәкләрен караша, кечкенәләр исә өлкәннәр үрнәгендә үсә. Бүген биш-алты балалы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз белән Владимир Красовскийлар үзләренең дүрт баласы өстенә балалар йортыннан бертуган Руслан һәм Алмазны тәрбиягә алдылар. Хәзер Красовскийларның өч уллары,...
    1511
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 06:00
    Сулыкларда сак булу сорала
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе 15 ноябрьдән 2014 елның 15 апреленә кадәр сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында 5 айлык игълан итте. Көзге-язгы чорда сулыклар аеруча куркыныч. Бозның ныклап катып, яисә эреп бетмәгән чаклары да була.
    1114
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 05:59
    Матур язу осталары Югары Мәлемдә
    Республиканың сәләтле балалар белән эшләү үзәге матур язу, композиция төзү, уйлап табу буенча "Граф-каллиграф" конкурсы игълан иткән иде. Ул ике этаптан - читтән торып һәм Казанга барып биремнәр үтәүдән торды. Югары Мәлем мәктәбенең IV сыйныф укучылары Николай Прохоров белән Зифа Мәрданова әлеге конкурста катнашып, җиңү яулады. Аларның укытучылары - Миләүшә...
    1002
    0
    0
  • 22 ноябрь 2013 - 05:54
    «Сәламәтлек» мәктәбендә эш тукталмый
    «Сәламәтлек» спорт мәктәбендә (элекке 7нче мәктәп бинасы) ремонт эшләре баруы турында хәбәр иткән идек. Ярты гасырдан артык хезмәт иткән мәктәп бинасын капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелде. Биредә ремонт эшләре бинаның эчтән дә, тыштан нигезен ныгыту, идән, ишекләр алыштыру, эчке сылау-буяу һ.б. эшләрдән гыйбарәт. Ремонт эшенә...
    1538
    0
    0
Реклама
Реклама