Зәй офыклары

26 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2013 - 09:22
    Законнар үтәләме?
    Зәй шәһәр прокуратурасы "Зәй" агрофирмасы эшчәнлегендә табигатьне саклау закончалыкларының үтәлү дәрәҗәсен тикшерде. Нәтиҗәдә әйләнә-тирә мохиткә салынучы зыян өчен тиешле сумманы үз вакытында башкармау очрагы ачыкланды. Бу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 632нче карарын бозу буларак билгеләнә. Тикшерү нәтиҗәсе буенча "Зәй" агрофирмасы җитәкчесенә карата административ эш кузгатылды.
    281
    0
    0
  • 26 ноябрь 2013 - 09:21
    Кибетләр тикшерелә
    Бу көннәрдә Зәй кибетләрендә продукциянең тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерү максатында, шәһәр прокуроры күрсәтмәсе буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре махсус рейдлар уздыра. Бүген алар зәйлеләр иң күп йөри торган, куллану срогы чыгу, башка таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве буенча "кара исемлеге"нә кергән 6 кибетне тикшерделәр. Аларда кулланучылар хокукларының...
    316
    0
    0
  • 26 ноябрь 2013 - 09:19
    Юлларда хәл киеренке
    Республика юлларында агымдагы елның 10 аенда 4233 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 584 кешенең гомере өзелгән, 5345е тән җәрәхәте алган. Аварияләр килеп чыгу күпчелек очракта тизлек режимын бозу һәм каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә 483 кеше үлгән. Зәй районында бүгенге көнгә 77 һәлакәт теркәлгән, аларда 13...
    294
    0
    0
Реклама
Реклама