Зәй офыклары

29 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 29 ноябрь 2013 - 06:03
    Зәйдә эшче яшьләр фестивале үтте
    Кичә шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәркүләм I эшче яшьләр иҗат фестивале үтте. Туган төбәкләрендә хезмәт куючы яшь кешеләрнең эштән соң вакытларын мавыктыргыч, җанлы итеп оештыру, үзара якыннанрак аралаштыру, үзенчәлекле талант ияләрен барлау, яшьләрне актив яшәү рәвешен төрләндерергә тарту максатында яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән башлангыч алган бу фестивальне традициягә әйләндерү...
    544
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:19
    Халык инвентаризациясе
    Районда акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында, Зәй халкы ярдәменә таянып, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә буш торган, файдаланылмыйча яки тиешенчә файдаланылмыйча, яисә ниндидер шикле максатларда файдаланылучы биналар, җир кишәрлекләрен ачыклау планлаштырыла. Бу эш ел ахырына кадәр алып барыла. Акциянең үзенчәлеге бу турыда мәгълүмат туплау гына түгел, ә файдаланылмый яки тиешенчә...
    854
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:17
    Чисталык, тәртип һәркайда кирәк
    Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. Һәрберебез, иртәме-соңмы, мәңгелек йортка күчә. Зиратлар җирлекнең, аның халкының ни дәрәҗәдә мәдәнилеген күрсәтә. Аксар җирлеге Советы әлеге җәһәттән зиратларга игътибарлы. Әлеге җирлеккә караган Өченче Бөгелде зиратында дүрт көн рәттән чистарту эшләре алып барылды, тәртипкә китерелде. Биләмәне агач-куак баскан булган. Каберлекләр арасыннан да үтеп йөрешле...
    1762
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:14
    Алдан белеп тә...
    Яшерен-батырын түгел, кибетләрдә азык-төлек сатып алганда куллану срогы чыккан яисә мәгълүмат ябыштырылган кәгазьдә барысы да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракларга юлыгучылар аз түгел. Әмма үз хокукларын яклауны сорап тиешле органнарга мөрәҗәгать итүне күпләр артык мәшәкатькә саный. Нәтиҗәдә сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне без үзебез үк бу эшкә җаваплы караудан читләштерәбез булып чыга....
    586
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:10
    «Ялта-Зәй» яңара, төзекләнә
    Кайчандыр автоагрегат заводының ял, «Буревестник» пионер лагере булган «Ялта-Зәй» үзгәрешләр кичерә-кичерә, чаңгы буенча Халыкара һәм Россиякүләм ярышлар уздыру үзәгенә әйләнде. "Ялта-Зәй"нең чаңгы базасы булып үзгәрүендә заводның элекке директоры Вадим Мишин, чаңгы спорты буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевның да өлеше зур. Соңгы елларда чаңгы базасын үзгәртеп коруда Татарстан Республикасы чаңгы һәм...
    1511
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:02
    Әле дә яраталар, үз итәләр аны
    Абруйны казану гына түгел, аны саклый да белергә кирәк. Шәһәрдәшебез, мәгариф ветераны Любовь Волкова - әле дә ихтирамда, хезмәттәшләренең игътибарын тоеп яши торган ветераннарның берсе. Бу көннәрдә аңа 86 яшь тулды, ел да аны туган көнендә, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләре килеп котлый, хәл- әхвәлен белешә, гомер көзенә ямь өстәргә тырыша. Любовь Александровна...
    515
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 05:00
    2015 елдан – яңача
    2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия исәпләүнең яңа тәртибен кертү планлаштырыла. Әлеге уңайдан федераль закон проектлары РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланып, Федераль Җыенга карау өчен тапшырылды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова белән әңгәмәбез шушы мәсьәләләргә кагыла. -Зәния Кәүсәровна, яңа пенсия формуласына...
    527
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 04:59
    Астрономияне беләсеңме?
    Шәһәребезнең балалар иҗат йортында "На старт, космо-star" дип исемләнгән III ачык интеллектуаль уен үткәрелде. Россия космонавтикасына багышланган әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Бу өлкә буенча максатчан шөгыльләнүче безнең район һәм Алабуга институты педагогларыннан торган жюри астрономия буенча укучыларның белемен югары бәяләде. Интеллектуаль уен моннан өч ел элек Зәй...
    1355
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 04:55
    Халык мәнфәгате алга куела
    «Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр!»... «"Бердәм Россия» сәяси партиясе Зәй җирле бүлегенең 27 ноябрьдә узган XV конференциясе Татарстан гимны белән башланып китте. Әлеге сүзләрне ике дәүләт телендә һәркемнең кабатлавы тәэсирле булды. Шуңадырмы, конференция эше дә күтәренке рухта үтте. Анда күтәрелгән мәсьәләләр җирле политсовет составына үзгәрешләр кертү,"Бердәм Россия"...
    1639
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 04:53
    Рәсми мәгълүмат
    27 ноябрьдә район башлыгы урынбасары Р. Халитов «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында алып барылучы ремонт буенча киңәшмә үткәрде. Башкарма комитет җитәкчесе А. Бариев армиягә көзге чакыру барышы һәм Яңа шәһәрдә 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше буенча киңәшмәләр, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышларын уздырды. Комиссия утырышында мәктәп автобуслары...
    0
    0
    0
  • 29 ноябрь 2013 - 04:50
    Вакытында түләмәсәң
    Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны 71 көн эчендә түләмәгән очракта, штраф күләме икеләтелгән күләмдә арта һәм ул 1000 сумнан да ким булмый, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест һәм 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт билгеләнә. Республика...
    1349
    0
    0
Реклама
Реклама