Республикада транспортка ягулык салу станцияләрендә продукциянең сыйфатын тикшерү максатында айлык бара. 11 - 25 ноябрьдә 374 объекттан 889 проба алынган. Шуларның 406сының нәтиҗәләре билгеле. 26 пробаның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Алар арасында Әлмәт ягулык салу станцияләре дә бар. Тикшерүләр бензинда күкертнең тиешле күләмнән югары булуын күрсәтә. Айлык кысаларында, ягулык...