«Энергетик» Мәдәният сараенда шәһәркүләм беренче эшче яшьләр иҗат фестивале үтте. Туган төбәкләрендә хезмәт куючы яшь кешеләрнең эштән соң вакытларын мавыктыргыч, җанлы итеп оештыру, үзара якыннанрак аралаштыру, үзенчәлекле талант ияләрен барлау, яшьләрне актив яшәү рәвешенә тарту максатында яшьләр идарәсе инициативасы белән башлангыч алган бу фестивальне традициягә кертү планы бар. Быелгы бәйгедә...