Зәй офыклары

5 декабрь 2013 яңалыклары

  • 5 декабрь 2013 - 11:02
    Тиздән соңгылары китә
    Хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. 1 октябрьдән Зәйнең 83 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Алар Новосибирск, Краснодар һәм башка өлкәләр, Севастополь һәм, әлбәттә, Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. 10 егетебез Знаменскида инде. Тиздән аларга тагын унау өстәләчәк. Булачак солдатларның соңгы төркеме 16 декабрьдә китәр...
    1285
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:01
    Халыкны кабул итә
    12 декабрь прокуратура тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү көне буларак игълан ителде. Шул уңайдан шәһәр прокуратурасында да көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр кабул итүләр оештырыла. Халыкны хокук мәсьләсендәге сораулар белән прокуратураның оператив хезмәткәрләре кабул итәчәк (Чапаев урамы, 3нче йорт).
    1498
    0
    0
  • 5 декабрь 2013 - 11:00
    Мондый күләмдә – беренче
    Зәй шикәр заводына район хуҗалыклары басуларыннан чимал китерү тәмамланды. Завод барлыгы 809622 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте. Узган ел бу күрсәткеч 703373 мең тонна иде. Иң күп чималны заводка "Зәй шикәре" агрофирмасы тапшырды - 169486 тонна, бу күрсәткеч "Восток" агрофирмасында - 127046, "Зәй"дә - 110230 тонна тәшкил итә. Завод...
    1298
    0
    0
Реклама