Зәй офыклары

6 декабрь 2013 яңалыклары

  • 6 декабрь 2013 - 11:55
    Волонтерлар киңәште
    Бүген "Космос" яшьләр үзәгендә "Мәрхәмәтлелек территориясе" дип аталган өченче шәһәркүләм волонтерлар слеты үтте. Анда шәһәр мәктәпләренең иң актив волонтерлары чакырылып, аларның эшчәнлеген бәяләп үтү белән бергә үзенчәлекле волонтерлык гамәлләре белән уртаклашу, фикер алышу оештырылды. -Шәһәрдә волонтерлык эшчәнлеге 2005 елдан башланып китте. Без аны башта яшьләр эшләре идарәсе каршында иң актив...
    1481
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:15
    Уйнап та куйдылар волейболны
    Татарстанда волейбол белән шөгыльләнүчеләр саны арта, бу - әлеге спорт төренә игътибар арту дигән сүз. Гомумән, Казанны волейбол башкаласы дип атарга була: "Динамо-Казан" хатын-кызлар, "Зенит-Казан" ир-егетләр командаларына соңгы елларда илдә тиңнәр юк. Районда да волейбол спорты үсештә. Шәһәрдә зурлар волейбол командасы бар. "Чаңгычы" спорт мәктәбендә укучылар бу спорт төре белән...
    1117
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:13
    Алмашка яшьләр килә
    Районыбызның Аксар, Югары Пәнәче, Чыбыклы, Сармашбаш авыллары - көрәшчеләргә бай төбәк. Соңгы ике авыл бил алышучылары район данын республикада, Россиядә яклап, уңышлы чыгыш ясый. Күптән түгел милли көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан Сармашбаш авылы егетләре Радик Сәлахов белән Айзат Кашапов бронза медаль белән кайтты. Бер ай элек Радик Урал кубогына Бөтенроссия...
    1416
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:11
    Балалар – әниләр горурлыгы
    Дүрт-Мунча авылында Әниләр көне унаеннан 30 ноябрьдә «Әниемнең җылы кочагы» дигән зур концерт күрсәтелде. Концерт бик эчтәлекле итеп, «Ябалак» радиосы белән берлектә сәхнәләштерелеп алып барылды. Радиодан әбиләр, әниләрне котлап, аларга багышлап җырлар җырланды. Котлау сүзләрен теләгән һәрбер кешегә җиткерү мөмкин иде. Радионың адреслары кат-кат әйтеп торылды. Телефоннар аша да бәйрәм...
    1503
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:09
    Үткән юлы – матур тарих
    Харис Зарипов - районның абруйлы, зур хөрмәт казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераннарының берсе. Җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән ветеран әле дә актив. Тумышы белән Югары Шепкәдән булган Харис Зарипов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына, чөнки аның армия хезмәтенә сугыш ялганып...
    1654
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:08
    Җәмгыять үсешен тоткарлаучы гамәл
    Бу көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин президент администрациясе структурасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эшләячәк идарә оештыру турында указга кул куйды. Яңа идарәнең башлыгы итеп Олег Плохой билгеләнде. Бу ил күләмендә әлеге проблема буенча тагын да көчәйтелгән режимда эш башлануы хакында сөйли. «Transparency International» оешмасы ел саен үткәрә торган...
    1641
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:06
    Алар – Зәй горурлыгы
    Ватан каһарманнары көне Россия Федерациясендә 2007 елдан билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата зур әһәмияткә ия. Һәркем үз иленең, үз җиренең геройларын танып белергә тиеш. Ватанны саклау, үстерү өчен батырлыклар кылган кешеләр ихтирамга лаек. Мондый истәлекле көн Россиядә элек тә булган, ул 2007 елдан яңартылды гына. Бу - ата-бабаларыбыз батырлыгын тагын...
    1100
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 05:05
    “Шахмат-шашка исәптән аралый”
    Зәйдә инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча узган Татарстан чемпионатында безнең җәмгыятьтән команда составында Альберт Мөхәммәдиевне күреп сокланып кайткан идем. Ул үзен шахмат буенча сынады. Көндәшләре белән салмак кына, уйлый-уйлый уйнаган, уйчан карашлы, кабарып торган чәчле, күркәм кыяфәтле Альберт агага күпләр игътибар иткәндер. -Җәмгыятьтә оста шахмат уй-научы, актив тормыш алып баручы бер...
    1391
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:58
    «Татарстан чаңгычылары көчле»
    Олимпия чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбеның «Ялта-Зәй»дә булып китүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге форсаттан файдаланып, без аның белән очрашып, «Ялта-Зәй» чаңгы үзәге үсеше перспективалары, киләчәктә нинди ярышлар узачагы һ.б.лар хакында кызыксындык. -Елена Валерьевна, әңгәмәне үзегез белән таныштырудан, зур спортка ничек килүегездән башлыйк әле... - Мин Магаданда туып-үстем....
    1402
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:56
    Рәсми мәгълүмат
    4 декабрьдә район үзәк дәваханәсендә район башлыгы урынбасары рәислегендә «Сәламәт әти-әни - сәламәт бала» муниципаль программасын тормышка ашыру буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Шушы ук көнне шәһәр Советы депутатлары сайлау участокларында үз сайлаучыларын кабул итте. 5 декабрьдә хакимияттә 2014 елга һәм 2015-2016 еллар план чорына шәһәр бюджеты турында, шәһәр Уставына...
    0
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:54
    Явыз ниятлеләр янәшәдә генә
    Төрле мәкерле алдау юллары кулланып, башкаларның тир түгеп тапкан мал-мөлкәтләрен, өлкән яшьтәгеләрнең еллар буе җыйган акчаларын үзләштерү кебек мошенниклык гамәлләре турында соңгы вакытларда еш ишетергә туры килә. Алдашу корбаннарының хәлен җиңеләйтү, мошенникларны эзләп табып җавапка тарту, билгеле булганча, бик җиңелләрдән түгел. Ә менә күптән түгел шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер эш...
    1476
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:52
    Ул быел да беренче
    Гадәттәгедән соңарыбрак булса да, басу-кырлар өстенә түшәлеп килүче ак йомшак карга сөенеп карый игенче. Җирне зәмһәрир суыклардан саклаучы, киләсе ел уңышы өчен дым запасы һәм, гомумән, табигатьнең илаһи бер гүзәллеге итеп күзәтә уйнаклап-уйнаклап җиргә очып төшүче ак кар бөртекләрен «кендеге белән җиргә береккән» райондашыбыз Андрей Митрофанов та. Хезмәт белән үткән...
    805
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:49
    Батырлык җире – Әфганстан
    Республика балалар китапханәсе белән республика хәрби комиссариаты Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан укучылар арасында «Батырлыклар җире - Әфганстан» дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде. Район үзәк балалар китапханәсе әлеге җәһәттән күп кенә эшләр кабул иткән. Әле материаллар килү дәвам итә. Аңа нәтиҗә киләсе елның февралендә ясалачак.
    1057
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:49
    Яшь җырчылар җиңү яулый
    Балалар музыка мәктәбенең яшь җырчылары Әлмәт музыка колледжында узган Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге яшь музыкантлары конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Алиса Әлзинова - I, Камил Абдуллин - II, Дания Абдуллина III дәрәҗә лауреат исемен яулады.
    1080
    0
    0
  • 6 декабрь 2013 - 04:47
    Балаларны сөендерделәр
    Автоклуб хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан урыннарга чыгып, инвалид балаларның хәлен белешеп, аларга күңелле мизгелләр бүләк итә. Бу көннәрдә алар "Мальвина" курчаклар театры белән Якты Күлдә һәм Чыбыклы авылларында яшәүче ике бала янында булып кайтты.
    1576
    0
    0
Реклама