Районда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында 2012 елда - Бохарайда, агымдагы елда Югары Пәнәчедә күпфункцияле үзәкләр ачылды. Киләсе елда әлеге программа буенча Сармашбашта шундый үзәк сафка басачак. Ул элекке колхоз идарәсе бинасы урынында төзеләчәк. Төзелеш материаллары кайтарыла башлады инде.