Зәй офыклары

11 декабрь 2013 яңалыклары

  • 11 декабрь 2013 - 04:46
    Сәламәт гаилә – ил тоткасы
    Районда 2011-2013 елларда «Сәламәт ата-ана - сәламәт бала» муниципаль программасы эшләде. Аның максаты әти-әниләр, балалар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, аларны социаль яклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Бу көннәрдә әлеге программаның үтәлешен тәэмин итү, контрольдә тоту өчен җаваплы төрле өлкә белгечләре нәтиҗәләрне барлады һәм аны алга таба дәвам итүдә...
    1457
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:44
    Теләсә нинди сәхнә тотарлык
    Һәр инвалидның үз проблемасы, борчу-мәшәкатьләре. Язмыш аларга сынау арты сынау куйса да, аларның һәркайсын тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм берләштерә. Араларында иҗат, спорт, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. «Космос» яшьләр үзәгендә узган иҗат фестивале моңа дәлил булды. Агымдагы елда инвалидлар арасында иҗат фестивале "Шәфкатьлелек йолдызлар кабыза" дип исем-ләнеп, бишенче мәртәбә...
    471
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:43
    Рәсми мәгълүмат
    Авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары өчен муниципаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы утырышы Советның аппарат җитәкчесе рәислегендә 9 декабрьдә үтте. Шушы ук көнне район җитәкчелеге Куш-Елга авылында яшәүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мәсгут Гыйльфановны Ватан Каһарманнары көне белән котлады, үзәк китапханәдә район башлыгы каршындагы аксакаллар шурасы утырышы үткәрелде....
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:42
    Эшлекле дүшәмбе
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп ике мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан чаралар турында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина чыгыш ясады. Районда кыр эшләре тәмамлану һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2014 ел язгы кыр эшләренә әзерләү турында авыл хуҗалыгы...
    902
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:39
    Юка бозга кермәгез!
    Кыш үзенең хакимлеген урнаштырды. Сулыклар өсте боз белән капланды, тик әлегә ул чәрексез, ныклы түгел. Шуңа күрә елга-күл өстеннән сак йөрергә кирәк. Аның ныклыгын таяк белән тикшереп була, бозга суккач, су чыга икән, димәк, керергә әле иртәрәк дигән сүз. Бу чорда балалар аеруча хәвефле төркем булып тора: алар кызыксынучан, бозның...
    1507
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:37
    Зәйлеләр сынатмады
    4-6 декабрьдә Татарстан профсоюзлары федерациясе яшьләрнең IХ республика фестивален үткәрде. Әлеге фестивальдә эшләүче яшьләребез үзләренең осталыкларын күрсәтте. Моннан Зәй сәнгать осталары да читтә калмады. Шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Тәкыя Сибгатуллина җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр бу фестивальдә катнашып, призлы урыннар алуга иреште. «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Бард җырлары» берлеге...
    1169
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:36
    Җылы сүз – җан азыгы
    Сукырлар җәмгыяте инвалидлар декадасы уңаеннан район хакимияте булышлыгы белән урын өстендә яткан бер төркем начар күрүче инвалидларның өйләренә барып, хәлен белеште, бүләк өләште. Җәмгыять рәисе Мария Костюченко белән әлеге оешма әгъзасы Любовь Герасимова аларның һәрберсенең күңеле булырдай җылы сүз тапты, яшәүгә көч өстәде.
    0
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:35
    Махсус режим кертелә
    Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Шул уңайдан ут-күз чыгу, аларда кешеләр үлүгә юл куймау, бәйрәм чаралары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында башкарма комитет җитәкчесенең 2722нче карары белән 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 15 гыйнварына кадәр район территориясендә янгыннарга каршы махсус режим кертелә. Анда пиротехник эшләнмәләр сату, бәйрәм чаралары үткәрү...
    1181
    0
    0
  • 11 декабрь 2013 - 04:34
    Бер мизгелгә генә булса да
    Декада уңаеннан инвалид балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын тагын да арттыру максатында район мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалид бала тәрбияләүче биш гаиләдә булды. Игелекле клоун балаларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр бирде. Балалар моңа җавап йөзеннән шигырьләр сөйләде, шамакай белән уйнады, аралашты. Хез-мәткәрләрнең мондый гамәленнән балалар гына түгел, әти-әниләр дә канәгать калды, чөнки хезмәткәрләр...
    1255
    0
    0
Реклама
Реклама