Зәй офыклары

13 декабрь 2013 яңалыклары

  • 13 декабрь 2013 - 06:10
    Махсус укулар үткәрелде
    Азык-төлек товарлары сату һәм кайнар ризык әзерләү тармагында санитар таләпләрнең үтәлүен контрольдә тоту, кулланучылар хокукларын яклау максатында бу өлкәдә эшләүчеләргә аңлату, дөрес эш юнәлеше күрсәтү буенча санэпидстанция бинасында бу айда махсус укулар үткәрелде. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре , хезмәткәрләре - барлыгы 42 кеше укуларда катнашты. Гомумән, ел башыннан...
    1297
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:17
    «Алтын башак» җыйды җырчыларны
    «Алтын башак» балалар җыр фестивален районыбыз авылларында яшәүче талантлы балалар көтеп ала. Музыка мәктәбе башлангычы белән ул беренче мәртәбә 2005 елда үткәрелде. Фестивальне узган ел әлеге мәктәп педагоглары яңадан җанландырып җибәрде һәм ул районкүләм зур чарага әверелде. Узган ел 17 авылдан 44 бала үз мөмкинлекләрен сынаса, быел бәйге, моңарчы күрелмәгәнчә,...
    567
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:16
    Без – тәртипле җәяүле
    Телибезме-юкмы, без көн саен барыбыз да бик мөһим рольне - җәяүле ролен башкарабыз. Юлда үзебезне дөрес тотудан сәламәтлегебез, тормышыбыз бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләрендә җәяүлеләр, машина йөртүчеләр, транпорт - барысы да зур зыян күрә, күп вакыт бер гаепсезгә кеше гомерләре өзелә, балалар үлә яки ятим кала. Район юлларында булган соңгы вакыттагы аяныч...
    1437
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:14
    Укучылар баскетболда да сынатмый
    Күптән түгел баскетбол буенча укучылар арасында район ярышлары узды. Әлеге ярыш көзге каникулларда кустларда яшүсмерләр һәм кызлар арасында оештырылды. Шул рәвешле, дүрт кустта 12шәр малай һәм кыз көч сынашты. Малайлар командаларыннан - Кадер, Югары Шепкә, Ал. Бистәсе, Сәвәләй; кызлардан Кадер, Югары Шепкә, Яңа Спас, Чыбыклы командалары җиңүче булды. Бу командалар...
    624
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:12
    Төзекләнә, матурлана
    «Нур» мәчетенең эшли башлавына киләсе елның августында 20 ел була. Әлеге җәһәттән гыйбадәтханәдә үзгәрешләр бара: ул юбилеен төзекләнеп, купшыланып каршылаячак. Мәчетнең икенче каты түшәме гөмбәзен биниһая зур, алман технологиясе белән эшләгән матур люстра бизи хәзер. Аны алуда игелекле эшләр башында торучы Айбулат Таҗиев булышлык итте. -Без Айбулатның һәрдаим булышлыгын тоябыз....
    1360
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:10
    Күп эшләр планлаштырыла
    Район халкын спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә тарту, спорт объектлары булдыру һәм аларда уңай шартлар тудыру - физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең төп бурычларының берсе. Алда - кышкы спорт сезоны. Идарә тарафыннан әлеге чорга нинди әзерлек эшләре алып барылды, кышын зәйлеләрне нинди спорт ярышлары, чаралар көтә? Бу хакта...
    1519
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:05
    Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми
    Әниемнең 9 Май бәйрәме көннәрендә күңелсезләнүен, яшереп күз яшьләрен сөртүен балачакта күрсәм дә, аларның ни дәрәҗәдә йөрәктән чыккан сагыш яшьләре икәнен еллар үткәч, тормышта әтиемне югалткач кына аңлый башладым мин. Әтием бик яшьли дөньялыктан китте, аңа бары 52 яшь иде. Әтием юклыгы, мин инде ир хатыны, икенче бала әнисе булырга...
    1571
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:04
    Тиздән сатуга чыга
    Яңа ел - көтеп алына торган бәйрәм. Аңа әзерлек мәшәкатьләре үзе бер җанлылык, күңеллелек тудыра. Яңа ел дигәч тә, ылыс исе аңкып торган бүлмә, бизәлгән мәһабәт чыршы урын алган мәйданчыклар күз алдына килеп баса. Районыбызда да чыршы бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Үзәк мәйданда зур чыршы калыкты. Һәр оешма, учреждение тирәләре дә...
    983
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:03
    Үзгәрешләр булып тора
    Салым законнары үзгәреп тора. Кайвакыт салымны вакытында түләмәүнең сәбәбе дә нәкъ менә яңа законнардан хәбәрдар булмау нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Салым органнары эшчәнлеге, 2014 елда булачак үзгәрешләр турында федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе баш дәүләт инспекторы Людмила Зуйкова сөйли. - Салымнар бюджетны формалаштыра. Агымдагы елның 10 аенда җирле бюджетка салымнардан...
    943
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:01
    Һәрчак актуаль мәсьәлә
    Хәзерге чорда балаларны тәрбияләү, имин булмаган гаиләләрдә үсүчеләргә белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар тудыруга ярдәм итү, һәр гаиләдә, йортта өстәлләрнең мул булуы өчен авыл хуҗалыгы тармагын үстерү темалары район аксакаллар шурасы утырышында каралды. Өлкән буын вәкилләрен җәмгыятебезнең чире - имин булмаган гаиләләр, коляска тирбәтеп, сыра эчеп утыручы яшь әниләр...
    981
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 05:00
    Рәсми мәгълүмат
    10 декабрьдә бюджет учреждениеләре, хезмәткәрләре, товар белән тәэмин итүчеләрне билгеләү буенча бердәм комиссия әгъзалары, муниципаль заказ бүлеге җаваплы хезмәткәрләре «Дәүләти һәм муниципаль сатып алулар белән идарә итү» программасы буенча укулар үтте. 11 декабрьдә политехник колледж базасында иҗтимагый Советның чираттагы утырышы узды. 12 декабрьдә хакимияттә Карамалы бистәсе генераль планы проекты буенча...
    0
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:55
    Әкият туа мәйданда
    Шәһәребезнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршыннан үткәндә үзеннән-үзе Яңа елга, яңа уй-хыялларга чумуыңны сизми дә каласың. Үзәк мәйданда инде атнадан артык ыгы-зыгы. Биредә техника эшләве, кешеләр кайнашуы нәтиҗәсендә чын мәгънәсендә сихри әкият дөньясы туа. Аларга карагач, ирексездән күңел Яңа ел бәйрәмен көтә башлый. Быел үзәк мәйданда райондашларыбыз һәм кунаклар хозурына 18...
    494
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:54
    “Дуслык” проекты – гамәлдә
    ТР Мәдәният министрлыгы республика программасы кысаларында төзелгән авыл клубларында "Дуслык" проекты буенча очрашулар оештыра. Шундый очрашуларның берсе Зәй районының Бохарай клубында булды. Биредә Тукай районының халык исемен алган "Сударушка" рус фольклор коллективы белән "Сәвәләй" керәшен фольклор ансамбльләре очрашты.
    1273
    0
    0
  • 13 декабрь 2013 - 04:53
    Алдан хәселен күргән – откан
    Быел мәктәпне тәмамларга җыенучылар өчен җитди төстә киләчәктә нинди юнәлеш сайларга, кайсы һөнәрнең күңелгә якын булуын тәгаен аңларга вакыт җитте. Чөнки бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнгәндә үк һөнәргә карап, кайсы фәнгә өстенлек бирү мөһимлеген билгеләргә кирәк. Шуны күздә тотып, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатында, Зәй районының җәза...
    1310
    0
    0
Реклама
Реклама