Зәй офыклары

16 декабрь 2013 яңалыклары

  • 16 декабрь 2013 - 09:15
    Эш тукталмый
    Зәй районында диспансеризацияне барлыгы 7089 кеше үтте. Соңгы атнада гына да 473 кеше медицина тикшерүен тулысынча узды, шуның 147се - авылда яшәүче. Берничә ай дәвамында диспансеризация үткәрү буенча мобиль медицина бригадасы эшләде. Хәзерге вакытта мобиль бригада эшчәнлеге туктатылды, диспансеризация узуны участок табиблары алып бара.
    0
    0
    0
  • 16 декабрь 2013 - 07:34
    Зәй җәмгыяте эшчәнлеге югары бәяләнде
    Казанда ТР инвалидлар җәмгыяте оешуның 25 еллыгы билгеләп үтелде. Анда Зәй районы инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге югары бәяләнде. Җәмгыять рәисе Илдус Талипов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты һәм ТР инвалидлар җәмгыяте Мактаулы әгъзасы күкрәк билгесенә лаек булды. Җәмгыятьнең актив әгъзалары Антонида Николаева белән Әнисә Шәфиева - Бөтенроссия, Альберт Мөхәммәдиев белән Валерий...
    1042
    0
    0
  • 16 декабрь 2013 - 07:03
    Зәй ГРЭСы яшьләре булдыра
    "Пирамида" күңел ачу комплексында эшче яшьләрнең беренче республика фестиваленең гала-концерты булды. ГРЭС яшьләре командасы барлык конкурслар нәтиҗәсе буенча I урынны яулап, кубок һәм диплом белән бүләкләнде, акчалата премиягә лаек булды.
    1040
    0
    0
  • 16 декабрь 2013 - 07:02
    Татарстан прокуроры киләчәк
    Бүген Зәйгә Татарстан Республикасы прокуроры И. С. Нәфыйковның килүе көтелә. Ул шәһәр прокуратурасы бинасында хокук мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән зәйлеләрне кабул итәчәк, шәһәр прокурорын билгеләячәк.
    1038
    0
    0
Реклама
Реклама