Зәй офыклары

25 декабрь 2013 яңалыклары

  • 25 декабрь 2013 - 05:45
    “Педагогик дебют”
    Талантлы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Өлкән буынга алмашка үз фикерен кыю яклый белүче, белемле яшьләр килүе сөенечле. Районыбызда инде менә бишенче тапкыр үткәрелүче «Педагогик дебют» бәйгесендә дә елдан-ел үзләрен сынап карарга теләүче яшь укытучыларыбызның артуы куандыра. Быел дебютантларның саны 20гә җитте. Ә бәйгенең финал өлешенә жюри шуларның 11ен сайлап алды....
    985
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:50
    Тирәлек каршылыксызмы?
    Районда ике дистәдән артык муниципаль программа тормышка ашырыла. Ике елга исәпләнгән «Каршылыксыз тормыш» комплекслы муниципаль программа 2013 елдан гамәлдә. Әлеге программа инвалидларга каршылыксыз хәрәкәтләнү, яшәү өчен шартлар-мөмкинлекләр тудыру, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоту өчен уңайлыклар тудырудан гыйбарәт. Бу җәһәттән районда нинди эшләр бара? Бүген районда 3068 инвалид исәпләнә, шуларның 198е...
    942
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:49
    Яңа елны – яңа клубта
    Агымдагы елда мәдәният йортларында планлаштырылган ремонт эшләре барды. Әлеге җәһәттән җирле бюджеттан 5 миллион сум акча бүленде. Шул суммага 14 клубта ремонт эшләре башкарылды: Әхмәт, Урсай, Югары Шепкә, шәһәр мәдәният йортлары яңартылды, ә Якты Күл һәм Поручик мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала. Поручик мәдәният йортында төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Бу...
    1656
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:47
    Ел нинди булып хәтердә кала?
    2013 - Елан елын да төгәлләп киләбез. Нинди булды ул райондашларыбыз өчен? Сөенечле вакыйгалар белән истә калдымы, борчу-мәшәкатьләре күбрәк булдымы? Әлеге сорауларга җавап алу нияте белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Венера Степанова, 6нчы мәктәпнең директор урынбасары: -Агымдагы елда Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелегендә махсус курслар үтеп, рухи тәрбия...
    911
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:46
    Чаңгы сезонын ачтык
    Узган шимбәдә Яңа шәһәр урман буе гөрләп торды. Биредә чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар уздырылды. Анда оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләрдән, политехник колледждан, чаңгы спортын үз итүче зәйлеләр катнашты. Ярыш Зәйдә чаңгы спортының популяр булуын, аңа битараф булмаучыларның күп булуын күрсәтте. Узышларда "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" , "Техно", ГРЭС,...
    1608
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:45
    Төзелеш эшләре – даими контрольдә
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Шәһәрдә 120 урынга исәпләнгән бакча төзелеше һәм күпфункцияле үзәкне ремонтлау барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең яңа микрорайонында балалар бакчасы ике ай...
    917
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:39
    Их, каз өмәләре...
    Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Бу үз чиратында эшне җиңеләйтә, өмә кешеләрне очраштыра, аралаштыра. Үзеңне күрсәтү, күңел ачу өчен дә бер форсат ул. Каз өмәсе йоласының саклануы - куанычлы. Иске Зәй бистәсендә яшәүче Альмира белән Радик Мөхәммәтҗановлар икенче атна инде каз өмәсе оештыра. Кошчылык буенча гаилә фермасы...
    1011
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:37
    Рәсми мәгълүмат
    23 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты И. Ю. Әминов һәм шәһәр прокуроры Р. Р. Кәримов төрле мәсьәләләр белән халыкны кабул итте. Район башлыгы Т. В. Воропаева «Космос» яшьләр үзәгендә тәрбиягә бала алган әти-әниләр белән очрашты. Район башлыгы урынбасары Р. М. Халитов рәислегендә авыл җирлек-ләре башлыклары советының утырышы үтте. 24 декабрьдә...
    0
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:36
    Президент бәйрәмендә
    Бүген Казанда уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашучылар, спортта уңышларга ирешкән мәктәп укучылары өчен Президент чыршысы булды. Анда катнашу өчен безнең районнан VI-XI сыйныфларда укучы иң-иң 36 бала сайлап алынды. Алар тантаналы чарада яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова җи-тәкчелегендә катнаштылар.
    938
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 04:32
    Безнең студентларга тиңнәр юк
    Политехник колледж студентлары инглиз телендә театрлаштырылган Яңа ел тамашалары буенча республика бәйгесендә катнашып, җиңүче булдылар. Бәйге "Музыка - син минем дөньям" дип аталып, анда мюзикл жанры булу шарт иде. Студентлар тамашага сценарий язып, аны инглизчәгә тәрҗемә итте, хореографик хәрәкәтләр белән менә дигән итеп чыгыш ясарга өлгерде.
    1039
    0
    0
Реклама
Реклама