Зәй офыклары

27 декабрь 2013 яңалыклары

  • 27 декабрь 2013 - 05:15
    Мәктәпкәчә тәрбиядә иҗат җимешләре
    Балачак - кеше гомеренең башлангыч чоры. Бала киләчәктә катлаулы тормыш юлына басу өчен әзерлек дәверен үтә, шәхес буларак формалаша. Шуңа күрә бу чорда баланың хезмәт, физик, акыл һәм сәнгать эшчәнлеген үстерү бик отышлы. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның күп вакыты гаиләдә һәм балалар бакчасында үтә. Гаилә белән балалар бакчасы уртак максатлар куеп,...
    1144
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:12
    Алмашка кыю яшьләр килә
    Талантлы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Өлкән буынга алмашка үз фикерен кыю яклый белүче, белемле яшьләр килүе сөенечле. Районыбызда бишенче тапкыр үткәрелүче «Педагогик дебют» бәйгесендә дә елдан-ел үзләрен сынап карарга теләүче яшь укытучыларыбызның артуы куандыра. Быел дебютантларның саны 20гә җитте. Ә бәйгенең финал өлешенә жюри шуларның 11ен сайлап алды. Елдагыча бәйгенең...
    1058
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:11
    Сокланырлык
    Ленин урамының 5нче йорты ишегалдыннан кем генә битараф уза икән?! Әлеге йортның урта подъезды каршындагы бизәлгән чыршыга олысы-кечесе сокланып карап тора. Елык-елык килеп торган уенчыклар әллә каян үзенә тарта. Чыршыга кошлар өчен җимлекләр дә эленгән, хәтта. Гомумән, әлеге подъездда шундый игелекле затлар яши. 3нче мәктәп укытучысы Илсөяр Камалетдинова подъезд алдында...
    637
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:08
    Эшчәнлеге күпкырлы
    Теләсә нинди күчемсез милек объектлары: җир участогы, торак йорт, гараж, сарай һ.б.га хокукны теркәү - катлаулы һәм мәшәкатьле эш. «Техник инвентаризация бюросы» дәүләт унитар предприятиесе (халык телендә БТИ) әнә шул күчемсез милек объектларына хокукка документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге дәүләт унитар предприятиесе - хезмәт күрсәтү төрләрен тагын...
    1980
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:06
    Хезмәт төбе – хөрмәт
    Басу-кыр өсләрен ак кар каплап алгач, игенче иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысы өчен нигезле план кора. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырендәгечә соңгы елларда иген үстерү өчен җил вакытында исеп, яңгыр вакытында явып куандырмаса да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләве нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча...
    0
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:05
    Раштуа белән!
    Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Менә инде ике мең елдан артык якты Вифлеем йолдызы дөньяның барлык христианнарына дингә, хакыйкатькә һәм әхлакый камиллеккә юлны яктырта, халыкның күңелен өмет, мәхәббәт һәм шәфкать-мәрхәмәт хисләре белән тулыландыра. Шушы вакыт эчендә Раштуа күп илләр һәм халыкларның көндәлек тормышына һәм мәдәниятенә ныклап...
    2260
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:04
    Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
    Якынлашып килүче 2014 ел уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. Бу гаҗәеп бәйрәмне һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алалар. Бу чорда дөньяда ниндидер могҗиза булыр төсле, һәрберебезгә бәхет, уңышлар елмаер дип өметләнәбез. Тиздән, бик тиздән тарихта иске елның соңгы битен ачып, яңасына аяк басабыз. Эреле-ваклы вакыйгалар калейдоскобы тарихка...
    48
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:03
    Алар спортны үз итә
    Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә «Спортлы гаилә көне» дип исемләнгән бәйрәм узды. Анда район-шәһәрнең 30дан артык гаиләсе көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова белән спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин ярышта катнашучы гаиләләрне сәламләп, күңелле стартлар теләде. Һәр гаилә «Катнаш эстафета», «Дартс», «Воланчикны күчерү», «Эстафета таягы тапшыру», «Кәрҗингә туп...
    1040
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 05:01
    Елга нәтиҗә ясыйбыз
    Район башлыгы Татьяна Воропаева массакүләм мәгълүмат чаралары коллективлары белән очрашып, районның икътисади үсешен, иҗтимагый-сәяси тормышын яктыртуда, ил, республика, җирле хакимият алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә зур роль уйнаучы мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да бергә-бергә халык мәнфәгатен кайгыртып эшләргә чакырды. 2014 елга бурычлар билгеләп, районда тормышка ашырылучы...
    977
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 04:57
    Яңа елда бергә булыйк!
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең кулда "Зәй офыклары"ның 2013 елдагы соңгы саны. Ел дәвамында без сезне ил-көн яңалыклары, шәһәр-район тормышы белән даими таныштырып килдек. Сезнең өчен узган елда газета битләрендә "Тормыш булгач", "Сез ничек уйлыйсыз?", "Авыл сулышы", "Җырдай моңлы татар телем", "Зарың, тәкъдимең булса" һ.б. шундый яңа рубрикалар ачып, язмалар бирү...
    1067
    0
    0
  • 27 декабрь 2013 - 04:53
    Нәтиҗә куанычлы
    "Зәй шикәре" агрофирмасының "Чыбыклы" бүлекчәсе сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә бер сыердан тәүлегенә уртача 12,3 килограмм сөт савыла. Сөтчелек комплексында 60 кеше хезмәт куя. Комплекста 1500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Сыер савучыларның һәрберсе күбрәк һәм сыйфатлы продукция алу өчен тырыша. Сыер савучылар...
    1651
    0
    0
Реклама