Зәй офыклары

9 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 9 гыйнвар 2014 - 10:48
    Юлларда ниләр бар?
    Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча 31 декабрь - 8 гыйнварда шәһәр-районда 3 юл транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше тән җәрәхәте алган, 1 кеше үлгән. Бәйрәм көннәрендә инспекторлар руль артына исерек хәлдә утырган 4 машина йөртүчене тоткарлаган.
    683
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2014 - 07:12
    Дәүләт саклавына куелмаган
    Шәһәр прокуратурасы "Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары турында» Федераль законын үтәү йөзеннән тикшерү үткәрде. Аның буенча Төгидә "XIX гасыр земство мәктәбенең" мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавына куелмавы ачыкланды. Нәтиҗәдә әлеге объект урнашкан Төги авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә кимчелекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
    459
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2014 - 07:11
    Яңа елны – яңа машинада
    Муниципаль берәмлекләр арасында узган ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән республика бәйгесе йомгаклары буенча районның өч авыл җирлеге башлыгына яңа машина бирелде. Яңа елны Сарсаз-Баграж, Кадер, Яңа Спас авыл җирлекләре башлыклары "Шевроле-Нива" автомобильләре белән каршы алды.
    439
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2014 - 05:54
    Раштуаны бәйрәм итте
    Раштуа бәйрәме уңаеннан "Энергетик" Мәдәният сарае каршында оештырылган бәйрәм концертын карарга шәһәрдәшләребез шактый җыелды. Һава температурасы бик түбән булмаса да, кышкы салкын җил бит очларын чеметтереп, кешеләрне биеп җылынырга мәҗбүр итте. Түгәрәкләнеп халык җырларын башкару, төрле уеннарда катнашудан да тартынып тормады катнашучылар. Ә бала-чага рәхәтләнеп тау шуды, төрле кар фигуралары...
    547
    0
    0
Реклама