Зәй офыклары

10 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2014 - 11:04
    Район башлыгы юбилярны котлады
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген тыл ветераны Наталья Белованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Татьяна Воропаева, тәбрикләп, авыр елларда куйган хезмәтенә рәхмәт белдерде. Наталья әби - Сарсаз-Баграж авылы кызы. Сугыш чоры елларында ул көндез колхозда эшләп, төннәрен фронттагылар өчен оекбаш-бияләү бәйләгән, бәрәңге киптергән, ал-ялны...
    765
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:48
    Уңышлы эшли
    Зәйдә 2007 елдан эшчәнлек алып баручы "Россельхозбанк" ике район - Зәй һәм Сарман районнары халкына хезмәт күрсәтә. 2007-2013 елларда банк төрле максатларга халыкка 685844000 сумлык 3142 кредит биргән. Физик затларга кредит портфеле 307449000 сум (1915 кредит) тәшкил иткән, шуның 174809000 сумы Зәй районына туры килә. Шунысын әйтик, "Россельхозбанк" Татарстанда эшчәнлеген...
    1019
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 06:22
    Бар шундый эшмәкәр
    Кышкы каникулда Зәй эшмәкәре Фәргать Хәйруллин башлангычы белән агымдагы елда да авыр хәлдә калган, ведомствоара социаль патронажда торган бер төркем бала "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Раштуа бәйрәме оештырылды. Социаль яклау бүлеге, яшьләр идарәсе белгечләре балаларга кызыклы, мавыктыргыч тамаша әзерләде. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызының урыны түрдән булды, Убырлы карчыкның...
    1076
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 06:08
    Район җитәкчелеге – терлекчеләр янында
    Район-шәһәр җитәкчелеге Яңа ел алдыннан традиция буенча коллективлар белән очрашып, алдагы елга бурычлар билгеләде. Мондый очрашулар агрофирмалар фермаларында да үтте. Район җитәкчелеге урыннарда булып, терлекчеләрне бәйрәм белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар теләде, алар белән очрашты, фикерләште. Шундый очрашу "Зәй шикәре" агрофирмасының Поручик терлекчелек комплексында да узды. Заманында әлеге комплекс районда...
    1074
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 06:05
    «Чыршы бәйрәме»ндә иң-иңнәр
    Күркәм традицияне дәвам итеп, Яңа ел бәйрәме уңаеннан уку алдынгылары, төрле бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчеләре, активистлар, яшь спортчылар өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрелде. Анда шәһәр, авыл мәктәпләреннән 300ләп бала чакырылды. 7нче мәктәптә оештырылган әлеге «Чыршы бәйрәме» аеруча үзенчәлекле булуы белән укучылар күңелендә якты эз калдырды. Бәйрәмчә бизәлгән фойе, сәхнә ниндидер сихрилек сирпеп,...
    1088
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 06:04
    Оныгы белән шашка уйный ул
    2014 ел - Ат елын мөхтәрәм шәһәрдәшләребезнең берсе Рәхимә Шихабетдин кызы Умәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп, көр күңел белән каршы алды. Түгәрәк дата һәм Яңа ел бәйрәме белән аны район башлыгы Татьяна Воропаева, үзешчән сәнгать осталары тәбрикләде. Ике кызы, кияүләре, биш оныгы, җиде оныкчыгының кадер-хөрмәтендә яшәүче Рәхимә әби бүген кендек...
    1003
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:55
    Ат елына багышланды
    Агымдагы ел - Ат елы. Мәдәният идарәсе кышкы каникул көннәренең берсендә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әлеге елга багышланган бәйрәм тамашасы үткәрде. Бу тамашада атка мәдхия укылды. Ат кешенең - юлдашы, ярдәмчесе. Элек-электән бабаларыбыз ат ярдәмендә көн күргән. Атлар йөк ташу, транспорт хезмәтен үтәгән. Заман алга киткән саен алар хезмәтен...
    948
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:54
    Поручиклылар сөенде
    Узган ел ахырында 120 хуҗалыгы булган Поручик авылында мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Мәдәният учак шактый тузган иде: ул хәзер эчке һәм тышкы яктан танымаслык булып үзгәргән. Бу бина 50 ел элек мәктәп буларак төзелгән була. Шул дәвер эчендә клубка ныклы ремонт ясалмады, түбәсеннән су үтеп иза чиктек,...
    1652
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:51
    Халык мәнфәгатен алга куячакбыз
    12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I Указы белән нәкъ менә шул көнне генераль прокурор посты булдырылган, ягъни ил башлыгы прокурор хезмәтенең дәүләт өчен мөһимлегенә басым ясаган. Бу җитди органнан башка законнар үтәлешен, хокуклар яклануын күз алдына китерүе кыен. Районда да...
    1048
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:50
    Тартыргамы – ташларгамы?
    Тәмәкенең зыяны турында белсә дә, миллионлаган кеше тартуын ташламый, дәвам итә. Күпләрнең ул гадәтенә кергән, телефон аша сөйләшә башласа да, исерткеч кулланганда да автомат төстә тәмәке кабыза. Ихтыяҗ да юк кебек, ләкин гадәткә әйләнгән. Мондыйлар тәмәке тартуны ташлау-ны катлаулы бер процесс итеп күз алдына китерә. Ә менә кайберәүләр үзендә ихтыяр...
    1639
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:48
    Теләкләр чынга ашты
    «Исәнме, Кыш бабай, синең килгәнне түземсезләнеп көтәм. Син бит серне, хыялларны тормышка ашыручы бабай. Минем хыялымны да чынга ашырырсың дип өметләнәм. Минем бик-бик планшетлы буласым килә. Әгәр аны бүләк итсәң, мин аны кадерләп саклар идем». Гимназиянең II сыйныф укучысы Тимерхан Хөснетдинов Кыш бабайга әнә шундый хат юллаган булган. Хыяллар чынга...
    528
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:46
    Полиция Кыш бабае бүләк өләште
    Яңа ел бәйрәменә Кыш бабайдан бүләк алу - балачак чорының иң матур мизгелләренең берсе. Балачакның татлы хыялын тормышка ашыру максатында соңгы елларда эчке эшләр бүлеге хез мәткәрләре дә, тәртип саклау өстенә, Кыш бабай ролен башкаруга да бик теләп алына. Республика күләмендә үткәрелүче «Полиция Кыш бабае» акциясеннән Зәй полиция хез-мәткәрләре дә...
    653
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 05:45
    Рәсми мәгълүмат
    1-6 гыйнварда район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Фролович Корнилов, тыл хезмәтчәннәре Хәлилә Әгъләм кызы Габидуллина, Агафия Васильевна Пукаева, Әнисә Харитоновна Каркина, Галина Ильинична Матвеева, Александра Кирилловна Алексееваны юбилейлары белән котлады. 6 гыйнварда район башлыгы Татьяна Воропаева Сармашбашта күпфункцияле үзәк төзелеше барышы белән танышты. 7-8 гыйнварда район башлыгы Дүрт-Мунча...
    0
    0
    0
Реклама