Күркәм традицияне дәвам итеп, Яңа ел бәйрәме уңаеннан уку алдынгылары, төрле бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчеләре, активистлар, яшь спортчылар өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрелде. Анда шәһәр, авыл мәктәпләреннән 300ләп бала чакырылды.
7нче мәктәптә оештырылган әлеге «Чыршы бәйрәме» аеруча үзенчәлекле булуы белән укучылар күңелендә якты эз калдырды. Бәйрәмчә бизәлгән фойе, сәхнә ниндидер сихрилек сирпеп,...