Зәй офыклары

17 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 17 гыйнвар 2014 - 11:20
    Бүләкне – депутат кулыннан
    Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге өчен 2013 ел уңышлы тәмамланды. Үзәк "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашып, "Җитештерү белән шөгыльләнмәгән өлкәдә кадрлар потенциалын үстергән өчен" номинациясендә III урын алды. Конкурсның федераль этабына агымдагы елның февраль аенда нәтиҗә ясалачак. Үзәк директоры Лидия Ларионова Мактау грамотасын «Татарстан Республикасы...
    963
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:54
    «Бозда сак булырмын»
    Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, икенче ел инде мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Тема җитди, әлеге бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта. Конкурста 24 мәктәп катнашты. Гомумән, инспектор Валентин Атласов бәйгегә һәр мәктәптә укучыларны җәлеп итәргә тырыша. Моның белән...
    0
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:44
    Энергетикларга тиңнәр юк
    «Зәй» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә оешма-предприятиеләр арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар бара. Анда 16 команда көч сынаша. 9 гыйнварда финал уеннары булып, ГРЭС командасы җиңү яулады. Икенче урында - "Техно" футболчылары. Җиңүче командаларны спорт идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләде.
    959
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:42
    Төп проблема – су
    Яңа елдан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Авыл халкы өчен көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган төрле мәсьәләләрне хәл итү урыны булып кабул ителгән мондый җыеннарны кешеләрнең көтеп алуы сизелеп тора. Беренче халык җыеннары эре авыл җирлекләре - Югары Шепкә һәм Аксарда үтте. Мәдәният йорты фойесында гадәттәгечә җыелыш башланганчы кешеләрне шәхси...
    991
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:15
    Ут ваемсызлыкны кичерми
    Ут - аяусыз һәм явыз нәрсә. Ул юлында очраган бернәрсәне дә аямый, мал-мөлкәтне юк итү белән бергә кеше үлеменә дә китерә. Юкка гына угрыдан кала, уттан юк, димиләр. Районда янгын торышы мәсьәләләре даими тикшерелеп, тәртипсезлекләргә карата кискен чаралар күрелергә тиешлеге искәртеп торыла. 2013 елда бу җәһәттән хәл торышы турында шәһәр-район...
    0
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:09
    Бурычлары билгеле
    Бу атнада шәһәр предприятиеләрендә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга билгеләнгән планнарны барлау максатында хезмәт коллективларында очрашулар башланды. Ул «Татнефтедор» ААҖенә караган автомобиль юллары идарәсеннән старт алды. Биредә җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, «Татнефтедор» ААҖ директоры урынбасары Әлфия Кәримова, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Абрамов катнашты. - "Татнефтедор"...
    1040
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 10:02
    Аучылардан уяулык сорала
    Узган ел Россия территориясендә дуңгызларда африка чумасы авыруы кабынып китүнең 185 очрагы теркәлде. 78 очракта - авыруның йорт дуңгызлары, 101 очракта кабаннарда булуы ачыкланды, 6 очракта вирус белән объектларның зарарлануы билгеле булды. Соңгы мәртәбә декабрь аенда кыргый дуңгызлар арасында ул Ростов, Волгоград, Смоленск өлкәләре аучылык хуҗалыкларында күзәтелде. Ә йорт дуңгызлары...
    782
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 09:47
    Сыйфатка йөз тота
    Югары технологик мөмкинлекләрдән файдалануга сорау көннән-көн арткан бу заманда телевидение, радио, интернетның сыйфатлы элемтә чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә килеп ирешүе мөһим. Шуны күздә тотып, Зәйдә эшләп килүче «МТС» АҖнең Зәй филиалы - һәр яңалыкны кулланып, аны төрле катлам кешеләргә барып ирешерлек итеп хезмәт күрсәтүгә омтылучы оешма. - Узган елның октябреннән...
    1462
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 09:24
    Узган гомер – аккан су
    Унҗиде яшьлек кызларның авыр сугыш елларында ил тоткасы булып, тылны тотуларына, алай гына да түгел, фронттагыларга зур терәк булуларына исең китәр. Нәрсә генә эшләмәгән алар: иген дә иккән, терлек тә асраган, берсеннән-берсе бәләкәй эне-сеңелләрен дә караган, фронтны кирәк-ярак әйберләр белән дә тәэмин итеп торган, совет солдатларын җиңүгә ымсындырган. Шәһәрдәшебез, бу...
    0
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 09:24
    Узган гомер – аккан су
    Унҗиде яшьлек кызларның авыр сугыш елларында ил тоткасы булып, тылны тотуларына, алай гына да түгел, фронттагыларга зур терәк булуларына исең китәр. Нәрсә генә эшләмәгән алар: иген дә иккән, терлек тә асраган, берсеннән-берсе бәләкәй эне-сеңелләрен дә караган, фронтны кирәк-ярак әйберләр белән дә тәэмин итеп торган, совет солдатларын җиңүгә ымсындырган. Шәһәрдәшебез, бу...
    1330
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 09:22
    Компания елны уңышлы төгәлләде
    Нефть промысле объектларының экологик куркынычсызлыгын арттыру буенча 2013 елда "Татнефть" ААҖ белгечләре тарафыннан шактый күләмле эшләр башкарылды. Узган ел җәмгыятьтә 5934,2 тонна ингибитор җитештерелеп, 923,9 километр торба коррозиягә каршы шуның белән эшкәртелде, 986 скважина катодлы саклагыч белән җиһазландырылды, 662,2 километр торбаүткәргечләр электрохимик саклагыч белән тәэмин ителде. Елдагыча, компания үзе эшчәнлек...
    1138
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 09:21
    Их, чаңгы юллары...
    Яңа шәһәр урман буе ярышлардан тынып тормый. Узган ялда биредә традицион «Раштуа чаңгы ярышлары» узды. Урман буендагы чаңгы юллары ул көнне оешма-предприятие, учреждение, район Советы һәм башкарма комитет, студентлар һәм укучыларны, чаңгы спортын үз итүчеләрне үзенә җыйды. Ярышларны ачу тантанасында район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель...
    0
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 07:44
    «Ялта-Зәй»дә сезон ачылды
    «Ялта-Зәй» базасында агымдагы ел чаңгы ярышлары сезоны ачылды. Узган атнада биредә малайлар һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узды. Ул үзенә республиканың төрле район-шәһәрләреннән көчле чаңгычыларны җыйды. "Ялта-Зәй" чаңгы базасы зур үзгәрешләр кичерә: ул Россия күләмендә ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышларга әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнә. Зәйле-ләрнең...
    893
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2014 - 07:01
    Зәй тарихында күрелмәгән рекорд
    Шикәр заводы чимал эшкәртү сезонын тәмамлады. Завод быел барлыгы 843710 тонна шикәр чөгендере кабул итте (узган ел исә бу күрсәткеч 702373 тонна иде). Кабул ителгән чимал эшкәртелеп, 113096 тонна шикәр комы алынды. Предприятиенең мондый күләмдә чимал кабул итеп, зур күләмдә шикәр комы җитештерүе тарихта беренче мәртәбә.
    908
    0
    0
Реклама
Реклама