Зәй офыклары

20 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 20 гыйнвар 2014 - 12:16
    Зәйдә 19 машина йөртүчегә арест салынган
    Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә карата инспекторлар җитди эш алып бара. Билгеле булганча, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне туктатып интернет челтәренә куелган мәгълүмат аша, ноутбуклар ярдәмендә урында ук кемнең күпме бурычлы булуын тикшерә. Административ штрафны закон нигезендә куелган 70 көн эчендә түләмәүчеләргә штраф күләме бермә-бер...
    961
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2014 - 12:08
    Зәйдә торак алуга чиратта – 14 ветеран
    Зәй районында 2013 елда 35 сугыш ветеранына 38 миллион сумлык торак алуга субсидия бирелгән. Хәзерге вакытта торак алуга чиратта 14 ветеран (шул исәптән сугышта катнашучы - 1) тора. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле 387 кеше (369 миллион 278 мең 240 сумлык) торак шартларын яхшырткан.
    1006
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2014 - 06:51
    Зәйдә яшь хоккейчылар көч сынаша
    Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда А. В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына яшь хоккейчылар арасында республика ярышының төбәк туры бара. Анда Әлмәт, Баулы, Актаныш, Җәлил яшь хоккейчылары көч сынаша.
    1773
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2014 - 05:00
    Зәй яшьләре гер күтәрде
    "Зәй" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә гер спорты буенча яшүсмерләр һәм кызлар арасында район беренчелеге ярышлары узды. Әлеге турда җиңүчеләр апрель аенда Казанда узачак республика беренчелегендә көч сынашачак.
    3050
    0
    0
Реклама