Зәй офыклары

21 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2014 - 11:26
    Юллар, юллар...
    Узган атнада район-шәһәр Зәй юлларында 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 13 гыйнварда Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 61нче километрында "ГАЗ-3308" автомобиле белән идарә итүче каршыга килүче "Лада Ларгус" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинаны йөртүче урында һәлак була, 2 пассажир тән җәрәхәтләре ала. 14 гыйнварда шушы ук юлның 19 километрында "ВАЗ-21102"...
    1301
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:32
    Зәйлеләр биш урын алды инде
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының Казанда үтүче төбәк этабында Зәй районы мәктәпләре укучылары инде биш призлы урын алуга иреште. Дөнья халыклары мәдәнияте буенча Җәлил Константинов (6нчы мәктәп, IX сыйныф укучысы), география буенча Лев Лукьянов (7нче мәктәп, X сыйныф), физика буенча Кирилл Лукин (4нче мәктәп, IX сыйныф), рус теле буенча олимпиадада Екатерина Уэтова...
    931
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 07:41
    Зәйдә “Мәрхәмәтлек автобусы” акциясе узачак
    Шәһәр җитәкчелеге "Мәрхәмәтлелек автобусы" дигән акция уздыра. Акция кысаларында авылларда яшәүче мохтаҗ гаиләләргә әйберләр җыелачак. Әйберләрне җыю 21-31 гыйнвар көннәрендә үзәк китапханәнең беренче катында оештырылачак. Кулланышта булган, яхшы хәлдәге, кечкенә калган киемнәр, әйберләр кабул ителә.
    983
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 06:52
    Зәйдә игелекле гамәл
    Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда яшьләр эшләре идарәсе белгечләре "Игелекле куллар" дип исемләнгән акция үткәрде. Ул тумыштан церебраль паралич диагнозы куелган Данис Латыйповка ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Акция барышында мәйданнан үтүчеләргә махсус ясалган магнитлы сувенирлар сатылды. Сувенирлар сатудан җыелган акча Латыйповлар гаиләсенә тапшырылды.
    908
    0
    0
Реклама
Реклама