Зәй офыклары

27 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 27 гыйнвар 2014 - 12:47
    Юлларда 14 кеше һәлак булды
    2013 елда Зәй районында юл-транспорт фаҗигаләренең 84 очрагы булып, 14 кеше һәлак булды, 129 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алды. 2012 ел белән чагыштырганда, фаҗигаләр саны - 10га, аларда үлүчеләр 4кә кимрәк. Аварияләрнең 71ендә транспорт белән идарә итүчеләр гаепле.
    302
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 12:01
    Авария ясаучы – исерек шофер
    Ни кызганыч, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү урынына, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Узган атнада Зәй территориясендәге автомобиль юлында нәкъ менә юл иминлегенә битараф булган бер машина йөртүче аркасында авария килеп чыкты. Зәй - Дүрт-Мунча юлында Әхмәт авылы янында ундүртенче модель җиңел автомобильне йөртүче исерек булу...
    279
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 11:12
    “Ялта-Зәй”дә Идел буе федераль округы ярышлары
    "Ялта Зәй" чаңгы базасында яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Идел буе округы ярышлары узды. Анда 14 командада 176 чаңгычы көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында "Челтәр компаниясе" АҖ генераль директоры, ТР чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты И. Ш. Фәрдиев, ТР яшләр эшләре һәм туризм министры урынбасары Х. Х. Шәйхетдинов, олимпия чемпионнары В....
    327
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 10:14
    Утырышлар саны да, штрафлар күләме дә арткан
    2013 елда Зәй районы башкарма комитетының административ комиссиясенең 58 утырышында 676 административ материал каралган. Узган ел комиссия тарафыннан 1276900 сумлык штраф салынган, шуның 1039700 сумы түләтелгән.
    302
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2014 - 09:29
    Зәйдә автобуста укучылар саны артты
    Зәй үзәк китапханәсе халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Китапханәнең Мирный бистәсе филиалы китапханәчеләре мәктәп автобусында бистәгә укырга йөрүчеләргә журналлар өләшә. Укучыларның кайсы юлда, кайсы өенә кайткач журнал укый. Үзәк китапханә хезмәткәрләре исә шәһәр автовокзалына да билгеләнгән урынга китап-журналлар илтә. Юлаучылар биредән үзләре теләгән китап-журналны ала.
    327
    0
    0
Реклама
Реклама