Зәй офыклары

29 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 29 гыйнвар 2014 - 12:31
    Мөһим сәбәп булмаса, юлга чыкма!
    Һава температурасының түбән төшүе нәтиҗәсендә, Зәй районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ихтыяҗ зур булмаганда транспорт чаралары белән ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Ә инде юлга чыгарга туры килгәндә машина йөртүчеләргә көрәк, трос, шулай ук аккумуляторларны кыздыру өчен кирәкле булган үткәргечләр, җылы киемнәр, ягулык, тәрәзәләрне чистарту өчен катмый торган сыеклык...
    1042
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 12:26
    Безнең егетләргә тиңнәр юк
    Районда гер спорты үсеш алып килә. Гер күтәрүчеләребез республикада да танылып килә. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен әллә нинди җиһазлар, мөмкинлекләр дә кирәк түгел. Иң мөһиме - теләк булу зарур. Гер күтәрү белән шөгыльләнү үзәге булып районда "Яшьлек" боз сарае тора. Яшь буынга гер күтәрү остасы, Дөнья призеры Рафис...
    657
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 11:19
    Кисәтү – мөһим эш
    Зәй районында шәхси йортларда яшәүчеләр арасында янгын чыгу очракларын кисәтү максатында "Торак-2014" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында, график нигезендә, янгын куркынычсызлыгы хезмәте социаль хезмәткәрләр һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә имин булмаган гаиләләр, өлкәннәр яшәгән йортларда булып, рейдлар уздыралар, янгын чыгуга сәбәп булырлык кимчелекләрне ачыклыйлар. Һава температурасы нык түбән...
    590
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 11:01
    Бала һөнәргә өйрәнсен
    Осталарның осталары җыелган иде 25 гыйнварда Зәйнең 7нче мәктәбендә. Биредә «Мин - оста!» республика бәйгесе үтте. Анда районнардан 80 кыз, 80 малай үзләренең иҗат эшләре белән катнашты, технология буенча теоретик биремнәрен сынады. Күз явын алырлык эшләрне мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина җитәкчелегендә министрлык белгечләре бәяләде. Укучы балаларның үзләрен мавыктырган эшләр...
    468
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 09:46
    Пенсияләр арта
    Агымдагы елда хезмәт пенсияләренә беренче индексация 1 февральдән 6,5 процент күләмендә ясала. Ә икенче тапкыр пенсия арту 1 апрельдән булачак. Анда хезмәт пенсияләре - 2, социаль пенсияләр - 17,6, һәр ай саен бирелә торган түләүләр 5 процентка арта. Мәгълүм булганча, 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне яңача исәпләү гамәлгә керә. Әгәр...
    488
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 08:46
    Тагын бер җиңү
    Чаллыда яшүсмерләр һәм кызлар арасында каратэ буенча узган Татарстан беренчелегендә Зәйдән Максим Столяров, Лилия Галимова, Полина Есина - җиңүче, Илдар Шәфыйков, Вадим Зеленин, Рамил Ишмөхәммәтов - көмеш, Максим Архипов бронза медальгә лаек булды. Гомуми баллар буенча Зәй командасы җиңүче.
    489
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 07:16
    АЛДАН ЯЗЫЛЫРГА МӨМКИН
    1 февральдән 2014 елның II яртысы өчен хәзерге бәяләрдән «Зәй офыклары» газетасына алдан язылу башлана. Зәйлеләр әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмас, шәт. Бәяләрне искә төшерәбез: почта бүлекләре аша - 282 сум, оешма-предприятиеләр өчен - 294 сум, мөхәррияттән килеп алу - 150 сум.
    973
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2014 - 05:54
    “Мирас” ансамбле юбилеен билгеләп үтә
    Зәйдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә эшләүче "Мирас" халык вокаль-хореография ансамбле оешуга - 15, "Азаль" балалар вокаль-хореография ансамбленә 5 ел тула. Әлеге иҗат коллективлары район данын республика, халыкара бәйгеләрдә уңышлы яклаулары белән билгеле. Ансамбльләрне күркәм юбилейлары белән котларга 31 гыйнварда "Энергетик" Мәдәният сараенда узачак концертка Казан, Түбән Камадан...
    501
    0
    0
Реклама
Реклама