Зәй офыклары

30 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2014 - 11:31
    Кисәтү эше нинди – нәтиҗә шундый
    Зәй район үзәк дәваханәсендә йөкле хатын-кызларга тиешле дәрәҗәдә аңлату эшләре алып бару, бу юнәлештә профилактик эшчәнлекне көчәйтү нәтиҗәсендә соңгы елларда йөклелекне өзү очраклары 25,87 процентка кимегән. Бигрәк тә очраклы рәвештә йөккә узу күренешләре аз, ди белгечләр. Иң мөһиме соңгы ике елда районда яшүсмер кызлар арасында аборт ясату очраклары теркәлмәгән.
    486
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2014 - 10:03
    Зәй машина төзүчеләре 2014 елга бурычлар билгеләде
    Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "ТНВ" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Зәйдә булып, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә 2013 ел эшчәнлеге һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү уңаеннан үткән хезмәт коллективы җыелышында һәм Сәвәләй авыл җирлегендә узган халык җыенында катнашты. Әлеге чаралар турында язмаларны "Зәй офыклары" газетасыннан укыгыз.
    310
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2014 - 09:08
    Руслан, Әмир, Рамина...
    2013 елда Зәйдә малайларга - Руслан, Әмир, Тимур, Илнур, Булат, Гадел; кызларга Рамина, Аделина, Алсу, Суфия кебек исемнәрне күбрәк кушканнар. Ә республика буенча алганда, иң күп кушылучы исемнәр - Әмир, Кәрим, Тимур, Азалия. Узган ел республикада дөньяга килгән балаларның 621е - Кәрим, 538е Азалия исемле. Араларында берәр генә булганнары да...
    445
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2014 - 06:36
    Әлегә 8 призер
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының Казанда үтүче төбәк турында Зәй районы укучылары уңышлы катнаша. Бүгенге көнгә барлыгы 8 укучы төрле фәннәр буенча призерлар булдылар. Аларның биологиядән 1нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Юлия Слободина, тарихтан 4нче мәктәпнең ХI сыйныф укучысы Дмитрий Лисов, рус әдәбиятыннан 2нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Венера Гыйльманова.
    397
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2014 - 05:49
    Эшкә керештеләр
    Мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Зәй районында бу көннәрдә Чыбыклы авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Моның өчен республика бюджетыннан 5 млн. 917 мең сум акча бүленде. Хәзерге вакытта төзүчеләр канализация системасын алыштыру эшләренә кереште. Алга таба ишек, тәрәзәләрне яңарту, су системасын алыштыру күздә тотыла.
    304
    0
    0
Реклама