Зәйлеләр Сочида узачак кышкы Олимпиаданы түземсезләнеп көтә. Горурланырлыгыбыз да бар : Зәй дөньяга ике Олимпия чемпионы - чаңгычы Федор Симашев белән хоккейчы Евгений Давыдовны биргән төбәк. Аларны кумир иткән өметле чаңгычыларыбыз бар безнең. Шулардан Петр Коронов белән Дмитрий Кочеванов хәзер Сочида ярыш алдыннан трассаларны әзерләүдә катнаша. Паралимпия уеннарына исә инвалидлар...