Зәй офыклары

5 февраль 2014 яңалыклары

  • 5 февраль 2014 - 12:52
    Руль артына тиз генә утыра алмас
    Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып, зур юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган Зәй кешесенә карата бу көннәрдә суд булды. Гаепле машина йөртүче бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары, билгеле вакыт эчендә гаепләнүче суд эшенә карата дәгъвасын белдермәсә, үз көченә керәчәк. Үткән елның 21 апрелендә кичке сәгать алтылар тирәсендә Нариманов...
    620
    0
    0
  • 5 февраль 2014 - 12:08
    Эшли белсәң...
    Узган ел ахырында ТР Мәдәният министрлыгы оештырган "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" бәйгесендә Югары Мәлем китапханәсе жиңү яулап, акчалата сертификатка ия булган иде. Шуның исәбенә китапханә матди-техник базасын ныгытты: компьютерлар, шкафлар, өстәлләр белән тәэмин ителде.
    600
    0
    0
  • 5 февраль 2014 - 11:12
    Зәйдә “ике таяклы” өлкәннәр күбәйде
    ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырган "Җәмәгать башлангычы-2013" конкурсында Зәй социаль яклау идарәсе тәкдим иткән "Скандинавия ритмы" социаль проекты җиңү яулады. Әлеге проект саф һавада махсус таяклар белән йөрүдән гыйбарәт. Бу аеруча йөреш өлкәннәрнең йөрәк-кан тамырларына яхшы тәэсир итә. Социаль-тернәкләндерү бүлегендә әлеге проект нигезендә эш башланды инде.
    4572
    0
    0
  • 5 февраль 2014 - 10:02
    1499 мөрәҗәгать кергән
    Зәй районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә 2013 елда 1499 мөрәҗәгать кергән (шуның 499ы - язмача, 1000 - телдән). Телдән кергән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге ятимнәрнең статусын раслаучы белешмәләр алу, тәрбиягә алынганнарның милке чыгымнарына хисап бирү, әти-әни хокукыннан мәхрүм итү һәм опекага алу мәсьәләләре белән бәйле.
    628
    0
    0
  • 5 февраль 2014 - 09:21
    Зәйдә туйларга бәйге оештырылачак
    Кече Ватан елы кысаларында Зәйдә апрель аенда районда яшәүче халыкларның туй йолаларын күрсәтүгә иҗади конкурс оештырылачак. Иң матур, мәгънәле, үзенчәлекле дип табылган туйларның кияү белән кәләшен бүләкләү карала.
    2
    0
    0
  • 5 февраль 2014 - 04:24
    Кече Ватан елы матур эшләргә юл ача
    Аппарат киңәшмәсендә төп өч мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. "ЖилЭнергоСервис" ҖЧШ директоры Георгий Тихонов оешманың узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде, җәмгыять тарафыннан халыкка күрсәтелүче хезмәтләрне анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2013 елда предприятие түләүле хезмәтләр күрсәтү (электр энергиясен исәпләү приборлары, башка төр җиһазлар алмаштыру һ.б.) буенча башка...
    638
    0
    0
Реклама
Реклама