Зәй офыклары

6 февраль 2014 яңалыклары

  • 6 февраль 2014 - 12:02
    ХӨРМӘТЛЕ ЗӘЙЛЕЛӘР!
    Февраль ае безгә элек-электән Ватанны саклаучылар көне белән аерылгысыз булуны искәртә. Әлеге бәйрәм уңаеннан без газетабызда «Зәй егете - ил бөркете» башы астында бүгенге көндә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче зәйлеләрнең фотосурәтләрен ай дәвамында даими биреп барырга уйлыйбыз. Хәрби хезмәттәге егетләребезнең фотосурәтләрен (хәрби киемдә), аңлатма язып, газета редакциясенә юллавыгызны яисә...
    1226
    0
    0
  • 6 февраль 2014 - 10:07
    Зәйдә китапханәләренең матди-техник базасы ныгый
    Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең барлык филиаллары компьютерлаштырылды. Иске Зәй һәм Мирный бистәләре китапханәләренә проектор һәм экраннар куелды. Бу көннәрдә исә үзәк китапханәгә интерактив такта да урнаштырылды. Заманча җиһазлар төрле чаралар үткәргәндә кулланыла. Ә алар исә чараларны сыйфатлы итеп уздыру мөмкинлеге бирә һәм аларга йөрүчеләрне җәлеп итә.
    0
    0
    0
  • 6 февраль 2014 - 08:25
    Афәрин, Алисә!
    "Сандугач сайрар илем" XVII балалар иҗат фестивале быел Бөлелмә шәһәрендә старт алды. Вокал-соло номинациясе буенча аерым башкаручылар арасында Зәй музыка мәктәбе укучысы Алисә Альзинова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Шунысын да әйтик, ул бу көннәрдә генә Чаллы шәһәрендә узган "Чулман тургае" Бөтенроссия бәйгесендә дә чыгыш ясады. Биредә ул I...
    849
    0
    1
  • 6 февраль 2014 - 07:45
    Яшь белгечләр кирәк безгә
    Зәй район үзәк дәваханәсе аерым белгечлекләр буенча табиблар җитмәвен күздә тотып, яшь белгечләрне эшкә тарту максатында, медицина өлкәсе уку йортлары студентлары белән очрашулар оештыра. Чираттагы шундый очрашу Казан дәүләт медицина университетының 6нчы курс студенты, шәһәрдәшебез Равил Халитов белән үткәрелде. Ул шәһәрнең югары сыйныф укучыларына үзе белем ала торган дәвалау факультеты...
    559
    0
    0
  • 6 февраль 2014 - 06:44
    Укытучылар спортта ярыша
    Мәгариф хезмәткәрләренең республикаккүләм кышкы спартакиадасына сайлап алу туры башланды. Бу шимбәдә Зәйнең 6нчы мәктәбендә волейбол буенча сайлап алу турының төбәк этабы уза. Анда спартакиаданың финалында катнашу өчен 4 команда: Зәй, Әлмәт, Азнакай, Чирмешән районы укытучылары көч сынашачак. (Фото архивтан).
    522
    0
    0
  • 6 февраль 2014 - 05:56
    Зәйдә оборона-масса айлыгы бара
    Зәй районында Бөтенроссия оборона-масса айлыгы бара. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланып, елдагыча 23 февральгә кадәр дәвам итә. Айлыкны мәгариф, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре идарәләре, хәрби комиссариат белән берлектә РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлеге оештыра. Айлык 31 гыйнварда старт алды. Ул күп кенә кызыклы чараларны үз эченә ала. 7 февральдә исә шәһәребезнең...
    635
    0
    0
Реклама
Реклама