Сәвәләйдә җыен үзгәрәк узды: анда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады.
Дәрәҗәле кунакның биредә булуы очраклы түгел: Сәвәләй - районда үсүгә барган, яңарышка йөз тоткан авылларның берсе. Яшьләр авылда күпләп кала, гаилә корып, үз оясын...