Зәй офыклары

12 февраль 2014 яңалыклары

  • 12 февраль 2014 - 12:37
    Ярый әле пассажирлар булмаган
    Исерек килеш руль артына утыручылар аркасында юлларда аянычлы хәлләр килеп чыгу турында еш искәртелеп торса да, кызганыч, моңа илтифат итмәүчеләр һаман очрый. 11 февральдә иртә алты туларга ун минутта шәһәребезнең Шоссе урамында "Тимер" ҖЧШ бетон рәшәткәсенә килеп бәрелеп яньчелгән автобусның йөртүчесе алкоголь кулланган хәлдә булуны ачыклый ЮХИДИ хехмәткәрләре. ПАЗ автобусы...
    602
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 11:25
    Зәйлеләр бер-берсенә битараф түгел
    Зәйлеләр үзләренең игелекле эшләргә әзер булуларын район җитәкчелеге игълан иткән "Мәрхәмәтлелек акциясе"нә кушылулары белән янә раслады. Үзәк китапханәдә бер склад капчык-капчык кием-салым, кирәк-ярак, уенчыклар белән тулды. Кемдер кулланылышта булган киемнәр, кемнәрдер өр-яңаларын китерде. Халыкның бер-берсенә шулай ярдәмчел булуы - сокландыргыч хәл. Хәзер исә авыл җирлекләрендәге аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләргә...
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 10:41
    Депутатлар кабул итте
    Кичә шәһәр Советы депутатлары халыкны шәхси сораулары белән үз сайлау участокларында кабул итте. Нигездә кешеләр торак-коммуналь хуҗалыгына мәсьәләр белән килде. Район башлыгы Татьяна Воропаева кабул итүләрне 4нче мәктәпдә үткәрде. Ул соңгы вакытта шәһәрдәшләребезнең сораулары күп булмауны ассызыклады. Бу район җитәкчеклегенең даими төстә халык белән очрашулар үткәреп, туган проблемаларны чишү юлларын...
    921
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 09:34
    Зәй егете – ил бөркете
    Айдар Раушан улы Әфләтунов Түбән Биштә урта мәктәбендә белем алганнан соң, укуын Яр Чаллы төзүчеләр колледжында дәвам итә һәм III курстан соң үзе теләп армия сафларына китә. Хәзерге вакытта ул Ерак Көнчыгышта - Приморье крае Сергеевка шәһәрендә элемтә бүлеге механигы булып хезмәт итә. Туганнары аның хезмәтен тутырып, исән-сау кайтуын көтә.
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 09:18
    Сәвәләйдә уңай үзгәрешләр күп
    Сәвәләйдә җыен үзгәрәк узды: анда ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады. Дәрәҗәле кунакның биредә булуы очраклы түгел: Сәвәләй - районда үсүгә барган, яңарышка йөз тоткан авылларның берсе. Яшьләр авылда күпләп кала, гаилә корып, үз оясын...
    538
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 06:48
    Районда һәр өченче пенсионер эшли
    Районда яшәүче халыкның һәр дүртенчесе - пенсионер. Ә пенсия алучы 15370 кешенең өчтән бере әле хезмәтен дәвам итә. 2012 ел белән чагыштырганда, 2013 елда пенсионерлар саны 293 кешегә арткан. Әлеге мәгълүматлар Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге буенча үткән йомгаклау утырышында хәбәр ителде. -2013 елда без алга куелган бурычларны тулысынча үтәдек....
    585
    0
    0
  • 12 февраль 2014 - 05:43
    Рәсми мәгълүмат
    10 февральдә авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Росреестр мәгълүмат ресурсына сорау» сервисыннан файдалану буенча укулар үткәрелде. Шушы ук көнне Зәй почтамтының 2013 ел эш йомгаклары буенча отчет җыелышы узды. Анда «Татарстан почтасы» филиалы директоры Р. В. Кузнецова, аның урынбасары С. В. Гришина һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе...
    3580
    0
    0
Реклама
Реклама