Зәй офыклары

13 февраль 2014 яңалыклары

  • 13 февраль 2014 - 12:54
    Зәйдә спорт эше – тиешле югарылыкта
    Бүген "Космос" яшьләр үзәгендә физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегия утырышы үтте. Анда идарәнең республика күләмендә иң яхшылар рәтендә булуы билгеләп үтелде. 2013 ел нәтиҗәләре буенча Зәй спортчылары күптөрле ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Агымдагы елда да шул рухта эшләү планлаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев зәйлеләрне спортка...
    0
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 12:00
    Зәйдә сугыш ветераннары игътибар үзәгендә
    Зәй районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар кимеми. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында 2013 елда сугыш ветераннары һәм инвалидларга (барлыгы 231 кеше) көчәйтелгән медицина тикшерүе уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча 65 ветеранга амбулатория-поликлиника һәм стационар шартларда дәвалау-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Бер үк вакытта тыл хезмәтчәннәре диспансеризация узды.
    0
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 10:35
    Зәй егете – ил бөркете
    Рифат Сәлимгәрәев - Бура-Киртә авылы егете. Казан дәүләт архитектура төзелеш университетын тәмамлагач, июнь аенда хәрби хезмәткә чакырылды. Краснодар шәһәрендә хәрби укулардан соң хезмәтен Тверь өлкәсендә дәвам итә.
    0
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 09:02
    Төп максат – китап
    Үзәк балалар китапханәсе базасында районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан район-шәһәр мәктәпләре китапханәчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Анда сүз туган як тарихын пропагандалау, китап укучыларда ватанпәрвәрлек рухи тәрбияләү турында барды. Китапханәчеләр "Яраткан шәһәрем" дип исемләнгән электрон презентация күрсәтте. Соңыннан тәҗрибә уртаклашу, фикерләшүләр булды.
    427
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 07:45
    Көрәшчеләр Әлмәткә җыелды
    Бүген Әлмәт Татарстанның иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды. Биредә "Ватаным Татарстан" газетасы призына каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча 51нче республика ярышлары башланды. Турнир җомга көнне тәмамланачак. Анда Зәйдән дә көрәшчеләр командасы катнаша. Шунысын да әйтик, Татарстан Республикасының милли көрәш федерациясе һәр елны татарча көрәшне пропагандалау буенча журналистлар...
    450
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 07:07
    “Кече Ватан нәрсәдән башлана?”
    Сишәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сараенда үтәчәк Кече Ватан елын тантаналы төстә ачу бәйрәме шулай дип атала. Кичке сәгать 4тә башланачак бәйрәм күп кенә чараларны үз эченә ала: рәссамнар эшләреннән, туган йортка, якташларга багышланган төрле күргәзмәләр, театрлаштырылган тамашалар зәйлеләрне битараф калдырмас.
    738
    0
    0
  • 13 февраль 2014 - 06:30
    Бәйгеләр җиңү китерә
    Февраль ае шәһәр музыка мәктәбе укучылары өчен төрле бәйгеләрдә катнашу чоры булып тора. "Мәскәү - Бөгелмә транзит" VII Бөтенроссия бәйгесендә Юлия Степко - I, Диана Вәлиева II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Кыллы-смычоклы музыка уен коралларында көйләр башкару осталыгы төбәк бәйгесендә Эльвина Ганиева (I дәрәҗә диплом), Эльвина Сандимирова, Валерия Политова (I...
    574
    0
    0
Реклама
Реклама