Сишәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сараенда үтәчәк Кече Ватан елын тантаналы төстә ачу бәйрәме шулай дип атала. Кичке сәгать 4тә башланачак бәйрәм күп кенә чараларны үз эченә ала: рәссамнар эшләреннән, туган йортка, якташларга багышланган төрле күргәзмәләр, театрлаштырылган тамашалар зәйлеләрне битараф калдырмас.