Зәй офыклары

20 февраль 2014 яңалыклары

  • 20 февраль 2014 - 12:54
    Зәй егете – ил бөркете
    Евгений Уразайкин - Керәшен Мәлеме авылы егете. Ул бүгенге көндә Әстерхан өлкәсенең Знаменск-4 шәһәрчегендә хәрби бурычын үти. Евгений ракета гаскәрләрендә механик-машина йөртүче булып хезмәт итә. Ул хезмәтеннән бер дә зарланмый.
    0
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 10:11
    Хезмәт хакын түләткән
    Зәй шәһәр прокуратурасына бер шәхси каравыл-сак хезмәте эшчесе тарафыннан 2013 елның февраль, март айларына хезмәт хакы түләнелмәү турында мөрәҗәгать кабул ителгән. Тикшерү барышында сак хезмәтенең эшчегә 14560 сум бурычы булуы ачакланды. Прокуратура катнашыннан соң мәсьәлә уңай хәл ителде, хезмәт хакы буенча бурыч түләтелде.
    682
    0
    0
  • 20 февраль 2014 - 05:48
    Самарадан да киләләр
    Бүген Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда Ватан сакчылары көненә багышлап, яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча турнир үтәчәк. Анда Зәй, Әлмәт, Самара, Баулы командалары көч сынаша.
    609
    0
    0
Реклама
Реклама