Зәйнең Югары Мәлем авылында Олимпия чемпионы Федор Симашев призына унынчы мәртәбә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте. "Мәлемнең чаңгы юллары" дип аталган чарада Югары Баграж, Сарсаз-Баграж, Керәшен Мәлеме, Кәдек, Сармашбаш, Югары Мәлем авылларыннан командалар катнашты. Узышларны авыл җирлеге физкультура, спорт һәм туризм, яшьләр эшләре идарәләре белән берлектә оештырды. Командалар арасында...