Зәй офыклары

12 март 2014 яңалыклары

  • 12 март 2014 - 11:32
    Татулыкка ни җитә...
    Кайчандыр илебез барлык милләтләр бер гаилә булып, дус-тату яшәгән ил иде. Без халыклар дуслыгы иң зур байлыгыбыз дип лаеклы горурландык. Террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безнең өчен ят булды. Дөньяда, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр безне дә читләтеп узмады. Хәзер бездә дә террорчылык, экстремизмга каршы көрәш чаралары кулланырга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту...
    581
    0
    0
  • 12 март 2014 - 10:40
    Яшь талантларны Зәй үзенә җыйды
    «Созвездие-Йолдызлык -2014» ачык XIV республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Зәйдә үткән төбәк этабы тәмамланды. Быел ул Зәй, Сарман, Түбән Кама районнарыннан 800дән артык талантлы баланы берләштерде. «Энергетик» Мәдәният сарае 4-5 март көннәрендә җыр-бию, нәфис сүздән тынып тормады. Фестиваль хәрәкәте генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге жюрига ике көн дәвамында 200дән...
    1088
    0
    0
  • 12 март 2014 - 09:12
    Яңа система гамәлгә керә
    Янгын күзәтчелеге бүлеге белән хакимият җитәкчелегенең үзара аңлашып эшләве нәтиҗәсендә 2010 елда мәгариф идарәсенең барлык объектлары автомат янгын сигнализациясе һәм янгын турында халыкка хәбәр итү системасы белән тәэмин ителде. Район территориясендә 62 мәгариф объекты "Феникс-4" мониторинг системасы белән җиһазланган һәм алар 88нче янгын часте белән тоташкан. Модернизацияләү программасы кысаларында "Стрелец-мониторинг"...
    1213
    0
    0
  • 12 март 2014 - 07:49
    Законнар үтәү өчен языла
    Хезмәтне саклау буенча законнар үтәлешен контрольдә тоту шәһәр прокуратурасында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Үткән ел тикшерүләр нәтиҗәсендә, хезмәтне саклау һәм яклау буенча законнарны бозу сәбәпле, 63 эш бирүче административ җаваплылыкка тартылган, 51 вазифаи зат дисциплинар җаваплылык алган. Бу төр закон бозуларга китергән сәбәпләргә аңлатманы шәһәр прокуроры Ринат Кәримов...
    724
    0
    0
  • 12 март 2014 - 07:22
    Талантлылар эшләреннән күргәзмә
    Райондашларыбыз арасында сәләтле, талантлы кешеләр бик күп. Җыр-бию, нәфис сүз белән генә түгел, төрле мавыгулар белән үзенә җан тынычлыгы тапкан, рухи ләззәт алган кешеләрне белеп тә бетермибез. Ә аларны ачыклап, халыкка күрсәтү бик кирәк. Шул уңайдан «Осталар шәһәрчеге» проекты кысаларында 16 март-та иртәнге сәгать 9да «Энергетик» Мәдәният сараенда «Кул эше...
    832
    0
    0
  • 12 март 2014 - 07:07
    Ачык тыңлаулар үтә
    20 мартта кичке сәгать 5тә хакимиятнең кече залында (Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6) 2013 ел өчен муниципаль район бюджеты үтәлеше турында хисап буенча ачык тыңлаулар үтә.
    751
    0
    0
  • 12 март 2014 - 06:39
    Рәсми мәгълүмат
    11 мартта хакимияттә район башлыгы урынбасары Р. М. Халитов катнашында, башкарма комитет җитәкчесе рәислегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Анда язгы ташулар вакытында зыян килүләрне булдырмау мәсьәләләре тикшерелде. Шушы ук көнне хакимияттә «Яңа шәһәр» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе рәисе халыкны кабул итте.
    0
    0
    0
  • 12 март 2014 - 05:25
    Кызыклы сәяхәт
    Югары Пәнәче авылындагы эшмәкәр Хәйдәр Мәрдәмшинның ат фермасына экскурсия шәһәребез балалары, аларның әти-әниләре күңелләрендә якты мизгелләр булып озак сакланыр. Анда кызыксынучыларга атлар турында бай мәгълүматны авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Шәфыйк Хәмидуллин бирде. Англиядән кайтартылган нәселле ат аеруча кызыксыну уятты. Атлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алгач, балалар коймак белән чәй...
    712
    0
    0
Реклама