Кече Ватан елы уңаеннан районда "Дуслык гөлләмәсе" дип исемләнгән фестиваль старт алды. Бу атнада мәдәният идарәсе методистлары әлеге җәһәттән Түбән Биш, Кадер, Дүрт-Мунча, Поповка, Сарсаз-Баграж, Сармашбаш мәдәният йортлары үзешчәннәре чыгышы карап, бәяләде. Урыннарга чыгу дәвам итә. Оешма-предприятиеләр, учреҗдениеләр арасында фестиваль 25 мартта политехник колледж коллективы чыгышы белән башлана.