Зәй офыклары

14 март 2014 яңалыклары

  • 14 март 2014 - 11:05
    Өйрәнүләр үтте
    «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә янгын була калганда, кешеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнү чарасы үткәрелде. Ул өч этаптан торды. Беренче ике этапта хезмәткәрләр белән теоретик һәм практик шөгыльләр алып барылды. Тренировкаларда янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече дә катнашты. Практик өлештә 3нче катта янгын чыгуы турында...
    470
    0
    0
  • 14 март 2014 - 09:44
    Терсәк якын, әмма...
    Янгын бернәрсәне дә, беркемне дә аямый: йорт-җирсез, каралты-курасыз, мөлкәтсез калдыра, гомерне чикләргә дә күп сорамый. Иң мөһиме, күп очракта бу афәт килеп чыгуга кеше үзе гаепле була. Ел саен район территориясендә 50-60 янгын очрагы теркәлә, аларда 10лап кешенең гомере өзелә. Теркәлгән янгыннарның 80 проценты - йорт һәм каралты-куралар яну буенча....
    578
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:31
    Законга үзгәрешләр керде
    Вазгыять үзгәргән саен, законнар да камилләштерүне таләп итә, шунлыктан аларга даими өстәмәләр, төзәтмәләр кертелә. 1998 елның 28 мартында кабул ителгән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53нче Федераль Законга 2014 елның 1 гыйнварыннан кайбер үзгәрешләр керде. Бу хакта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Зәй районы бүлеге җитәкчесе Айрат Әгъләмҗанов аңлатма бирә....
    792
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:04
    Уеннан уймак чыга
    Комарлы уеннарны тыю буенча күптөрле катгый чаралар күрелсә дә, кызганыч, алар һаман әле тегендә, әле монда баш калкытып тора. Бер мәртәбә бу уен белән мавыккан кешене психологлар наркоманга тиңли. Ә «авыру» кешене үз файдасына кулланырга теләүчеләр табыла. Узган елның март аеннан Россия Гражданнар кодексына комарлы уеннар оештыручыларны гына түгел, отышлы...
    802
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:14
    Планлаштырылган эшләр үтәлер
    Район-шәһәр социаль-мәдәни объектларында агымдагы елда да шактый эшләр башкарылачак. Бу турыда мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйли. -Соңгы ике елда "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Бохарай һәм Югары Пәнәчедә тәмам тузган, иске клуб урынына күпфункцияле үзәк калыкты. Әлеге авылларга күптән заманча клуб кирәк иде. Агымдагы елда исә Сармашбашта программа кысаларында...
    563
    0
    0
  • 14 март 2014 - 05:45
    Олимпиада россиялеләрне берләштерде
    Чемпионнарга теләктәшлек итәбез Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре...
    520
    0
    0
  • 14 март 2014 - 05:18
    Иске туннарга җан өрә
    Туннар, чын тиредән курткалар белән эш итүче тегүчеләр хезмәтенә сокланмый мөмкин түгел. Сүз башым «Уразманов» шәхси предприятиесе тегүчесе Роза Максимова турында. Затлы киемнәр белән эш итү саклык, төгәллек таләп итә. Роза әнә шул нечкә эш -төзекләндерүне бик тә нәфис, ыспай итеп башкару осталыгына ия, аннан беркайчан кеше өзелми. Әлеге тармакта...
    996
    0
    0
  • 14 март 2014 - 04:16
    Рәсми мәгълүмат
    12 мартта район башлыгы урынбасары Р. Халитов катнашында район һәм шәһәр Советларының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләре утырышлары узды. Шушы ук көнне торак-коммуналь хуҗалык һәм район агрофирмалары тарафыннан җирләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча эшче комиссия утырышы үткәрелде. Район башлыгы урынбасары катнашында район Советының социаль яклау, балалар...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама