Зәй офыклары

17 март 2014 яңалыклары

  • 17 март 2014 - 12:23
    Ачык тыңлаулар үтә
    28 мартта 17 сәгатьтә хакимиятнең кече залында (Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6) 2013 ел өчен муниципаль районның шәһәр бюджеты хисабы буенча ачык тыңлаулар үтә. Шәһәр бюджеты үтәлеше хисабы буенча теләк-тәкъдимнәрне язмача формада "Хисапны тикшерү" дигән билге белән түбәндәге адреска юлларга: 423522, ТР, Зәй шәһәре-2, Орджоникидзе урамы, 49.
    356
    0
    0
  • 17 март 2014 - 11:24
    Илсур мөнәҗәтне мәкамьле матур укый
    Узган ялларда Бөгелмәдә мөнәҗәтләр уку бәйгесе оештырылды. Анда район-шәһәр мөхтәсибәтеннән "Нур" мәчете имам ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән Кадер авылы имамы Илсур Әюпов катнашты. Үз яшьләре арасында Илсур Әюпов III урынга лаек булып, Мактау грамотасы, истәлекле бүләк алды.
    379
    0
    0
  • 17 март 2014 - 10:50
    Өстенлекләре шактый
    Соңгы елларда хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтү торган популярлаша бара. Бу илнең оборонасын профессиональ хәрбиләр хисабына ныгытуны күз уңында тота. Мәгълүм булганча, Россия Президенты 2017 елга килешү нигезендә хәрби хезмәткә алынучылар санын 425 меңгә җиткерү бурычын куйды. Шуңа да Россия Оборона министрлыгы хәрби көчләрне туплау системасын камилләштерү белән җитди шөгыльләнә....
    303
    0
    0
Реклама