Зәй офыклары

4 апрель 2014 яңалыклары

  • 4 апрель 2014 - 11:42
    Авыл җырлый, җирлек гөрли
    Агымдагы елда районда игълан ителгән Кече Ватан елы уңаеннан "Дуслык гөлләмәсе" исеме астында фестиваль баруы турында хәбәр иткән идек. Без әлеге җәһәттән Бигеш һәм Түбән Биш җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре чыгышын карадык. Бигеш авылының үткәне тирәндә. Халкы - элек-электән зыялы, сәнгатькә гашыйк. Агымдагы ел иҗат фестиваленә бигешлеләр әзерлек белән килде. "Бигешкәем"...
    1416
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 11:00
    Файдалы да, кирәкле дә
    Ал. Бистәсе мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, бу уку елында проект формасын алып, уку елы башыннан ук планлаштырылды. Акция кысаларында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Беренче чиратта VIII һәм IХ сыйныф укучылары, «түгәрәк өстәл» артында очрашып, "Чәй эчәбез бал белән" исемле чара барышында гаиләләре, туган җирләре, татар халык ашлары турында сөйләшеп,...
    890
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 10:10
    Сыерчыгым
    Миңа 14 яшь иде. 1952 елның язы. Ул елларда авылда һәр өй саен диярлек сыерчык оялары бар иде. Безне һәр иртә сыерчыклар сайрап уята. Минем генә сыерчык оям юк, әти булмагач, эш коралларым да юк. Талип бабай данлыклы балта остасы булган, югыйсә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Шулай итеп,...
    1003
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 09:48
    Уйнап та куйдылар
    Халыкара театр көнен "Ядегәр" татар халык театры Илфат Фәйзрахмановның "Тәүбә" драмасын тәкъдим итү белән билгеләп үтте. Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов җитәкчелегендә "Энергетик" Мәдәният сараенда куелган тамашаны карарга "Энергетик" Мәдәният сараенда зал тулы диярлек халык җыелды. Аны карарга килмәүчеләр, ишетеп үкенми калмаганнардыр....
    725
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 09:01
    «Мин – Россия гражданины»
    ЗАГС бүлегендә башкарма комитет һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә район-шәһәрнең 14 яше тулган гражданнарына шәхесне раслаучы документ - паспорт тапшыру тантанасы булды. "Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында узучы әлеге чарага укучыларның әти-әниләре, туганнары да килде. Яшь гражданнарны әлеге мөһим вакыйга белән Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең...
    848
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 07:48
    Хезмәтем белән горурланам
    Нефть һәм газ табу тарма гында династияләре белән хезмәт куючылар шактый. Шуларның берсе - тумышлары белән Зәйдән булган Александровлар династиясе. Гаилә башлыгы Вячеслав "Елховнефть"тә эшләп лаеклы ялга чыкты. Валентина Андреевна исә "Елховнефть" идарәсенә караган "Факел" балалар-сәламәтләндерү лагерен җитәкли. Өлкән уллары Сергей Александров - Югары Уратмада (элекке "Чиш-мәнефть") сервис хезмәте күрсәтү...
    821
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 07:20
    Нәтиҗәле эш – аның тормыш девизы
    Кешене хезмәт бизи, дигән әйтем эшенә бирелгән, аның нәтиҗәсе өчен җан атучы тырышларга билгеләмә булып торадыр. Данлыклы нефтьче, «Елховнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру буенча 2нче цехы җитәкчесе Әсгать Мөхлисулла улы Зәйнуллин да - гомерен матур хезмәте белән бизәгән, югары уңышларга ирешкән шәхес. Тотрыклылык, нәтиҗәле эш аның тормыш девизы...
    1114
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 06:50
    Качып йөрү – файдасыз
    Юлларның куркынычсызлыгы безнең һәрберебездән - транспорт белән идарә итүчеләрдән, җәяүлеләрдән, аларның кагыйдәләрне төгәл үтәп, бер-берсенә игътибарлы булуыннан да тора. Юлларда каядыр ашыгу, кабалану сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозу аяныч нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә, ә законны бозгансың икән, тиешле җәзасын - штрафларны да вакытында түләргә кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе...
    965
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 05:35
    «Уңайлы мохит»не – мәктәпләргә
    Шәһәрнең 7нче мәктәбендә "Уңайлы мохит" максатчан программасын тормышка ашыруда мөһим булган таләпләрнең тиешле дәрәҗәдә үтәлүен контрольдә тоту буенча республикакүләм укулар үтте. Анда районнардан мәгариф идарәләре белгечләре, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Укуларны республика хезмәт һәм мәшгульлек министры урынбасары Ирина Просвирякова алып барды. -Моңа кадәр мәгариф учреждениеләрендә "Уңайлы мохит"...
    819
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 05:16
    Йөзеп ярыштылар
    Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында җәйге, кышкы спорт төрләре буенча беренче республикакүләм мәктәп спартакиадасының йөзү буенча финал ярышлары җанлы үтте. Ул 15 шәһәрдән килгән командалар арасында барды. Һәр командадан 3әр малай, 3әр кыз көч сынашты. Ярышларны тантаналы төстә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин,...
    825
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 04:42
    Төзекләндерүгә керешелде
    "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды турында" Федераль Законны тормышка ашыру дәвам итә. Агымдагы елда шәһәребезнең 17 йортында капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Алар - "Идарәче компания", "Торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШенә караган Ленин урамының 36, Төзүчеләр урамының 10, Никифоров урамының 85, Рәфыйков урамының 10нчы йортлары; "9 кат" торак милекчеләре ширкәтенең Җиңү проспекты 1/08, Октябрь...
    1208
    0
    0
  • 4 апрель 2014 - 04:17
    Рәсми мәгълүмат
    2 апрельдә район башлыгы урынбасары Р. М. Халитов катнашында шәһәр Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы узды. Шушы ук көнне 7нче мәктәптә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары вәкилләре катнашында «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыру буенча...
    0
    0
    0
Реклама