Үтә гомер, искән җилләр кебек,
Кай арада кыш үтеп киткән.
Әле генә озатып калган кошлар,
Исән-имин кайтып та җиткән.
Туган җиргә әйләнеп кайттык, диеп,
Гөр-гөр килеп куанышалар.
Чыбык-чабыкларны җыя-җыя,
Парлап-парлап оя коралар.
Авылларга тагын ямьнәр керде,
Сайрар кошлар кире кайттылар.
Үзләренең яшәгән ояларын,
Ялгышмыйча, эзләп таптылар.
Нәкыя Гайфуллина.